tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь крае Тор-Түз авылының 460 еллыгын Сабан туенда билгеләп үтәләр
Пермь крае Тор-Түз авылының 460 еллыгын Сабан туенда билгеләп үтәләр

Пермь крае Тор-Түз авылының 460 еллыгын Сабан туенда билгеләп үтәләр

Пермь краеның Тор-Түз авылы оешуга 460 ел тула. Шул уңайдан, 30 июнь көнне авыл халкы Сабан туен бәйрәм итәчәк, дип яза “Пермь ягы – туган йортыбыз” берләшмәсе.

Чарада танылган артистлар Венер Сәлимов һәм Адис Маликов, Кунгур һәм Орда районнары үзешчәннәре чыгыш ясар дип көтелә.

Шулай ук “Татар базары” оештырылачак. Милли уеннар, ат чабышы, милли көрәш, ГТО нормалары тапшыру – болар барысы да Сабан туе программасында каралган.


tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*