tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь шәһәрендә бюро утырышы узды
Пермь шәһәрендә бюро утырышы узды

Пермь шәһәрендә бюро утырышы узды

19 декабрь көнне Пермь шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының күчмә бюро утырышы узды. Казан шәһәреннән Пермь краендагы милләттәшләребез белән очрашуга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров; бюро әгъзасы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе директоры Фәрит Уразаев; бюро әгъзасы, Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директоры, Казан шәһәре Думасы депутаты Камәрия Хәмидуллина, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марс Тукаев, Чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының референтлары килде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үзенең эшлекле сәфәрен Пермь шәһәренең “Чулпан” балалар бакчасы белән танышудан башлады. Әлеге балалар бакчасында, аның мөдире Фәүзия   Сөнгәть кызы Пак белән очрашу узды.

Бөтендөнья татар конгрессы “Чулпан” балалар бакчасына бүләк итеп китаплар тапшырдылар.

Күчмә бюро утырышы Пермь крае татарлары милли-мәдәни автономиясенең 25 еллык бәйрәме кысаларында узды. Тантаналы чараларның программасында шулай ук “Туган телдә белем бирүнең үсеше”,   “Этномәдәни проектларны тормышка ашыру”, “Көрәш” милли спорт төренең үсеше” дип исемләнгән секцияләр эшләде.

Пермь шәһәренең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында җыелган кунаклар өчен махсус зур концерт оештырылды. Ринат Закиров Пермь крае автономиясенең рәисе Хәлил Хәмис улы Фәрвәзетдиновны 25 еллык юбилейлары белән котлады, шулай ук милләт хакына башкарылган эшчәнлекләрен бәяләп актив милләттәшләребезгә “Рәхмәт хатлары” тапшырды. Әлеге гүзәл бәйрәмдә Пермь крае  хөкүмәте һәм шулай ук Пермь шәһәре администрациясенең вәкилләре дә катнашты. Программаның концерт өлешендә Пермь крае артистларыннан тыш Татарстан Республикасының халык артисты Равил Харисов, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Чулпан Әхмәтҗанова, Халыкара конкурслар лауреатлары Ләйсән Сөнгәтова, Сиринә Зәйнетдинова, Руслан Хәсәнов чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*