tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермь краеның Барда авылында татар телен өйрәнүне камилләштерү буенча конференция узды
Пермь краеның Барда авылында татар телен өйрәнүне камилләштерү буенча конференция узды

Пермь краеның Барда авылында татар телен өйрәнүне камилләштерү буенча конференция узды

Бүген Пермь краеның Барда авылында “Хәзерге шартларда туган телне, татар телен өйрәнү. Татар телен өйрәнүне камилләштерү буенча тәҗрибә һәм методик рекомендацияләр» уза. Ул VI Бөтенроссия милли бердәмлек форумы кысаларында үткәрелә.

Конференциягә Пермь крае вәкилләре, шулай ук Россия төбәкләреннән 60тан артык делегат җыелды. Барлыгы 200гә якын катнашучы. Татарстан Республикасын Бөтендөнья конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә.

Бүген конференциянең пленар утырышы уза. Чара башланыр алдыннан форумда катнашучылар халык иҗаты осталары күргәзмәсен карады.

Бүген конференциядә катнашучылар шулай ук балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, шул исәптән Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясендә булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*