tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Пермь татарларының традицион музыкаль мәдәнияте» дип исемләнгән китапның электрон версиясе чыкты
«Пермь татарларының традицион музыкаль мәдәнияте» дип исемләнгән китапның электрон версиясе чыкты

«Пермь татарларының традицион музыкаль мәдәнияте» дип исемләнгән китапның электрон версиясе чыкты

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты, композитор Эльмира Галимованың «Пермь татарларының традицион музыкаль мәдәнияте» дип исемләнгән китабының электрон версиясе чыкты.

Әлеге басма институтның сайтында урнаштырылды. «Пермь татарлары тарих, диалектология һәм этнография ягыннан шактый өйрәнелгән, ләкин музыкаль фольклор юнәлешенә кагылышлы фәнни язмалар юк дип әйтерлек. Әлеге басма фәнни яңалыгы белән бу мәсьәләгә нокта куя», диелгән китапның аннотациясендә.

Эльмира Галимова 2010-2012 елларда фәнни экспедиция ясаган. Ул Пермь өлкәсенең Кунгур, Орда, Бардым, Октябрь, Пермь, Уин, Суксын, Березовка, Чернушка районнарының барлыгы утыздан артык татар авылында булган. Урта һәм өлкән буын вәкилләреннән диктофонга 300дән артык борынгы җырлар яздырып, аларны фәнни әйләнешкә керткән.

Автор архивта сакланган Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Котдус Хөснуллин һәм Нәркис Мөштәри яздырып алган җыр язмаларын да теоретик яктан анализлап, нотага салган. Әлеге борынгы җырлар монографиянең практик өлешендә урын алган.

Китапның беренче бүлеге пермь татарларының этник формалашуына багышланган. Басманың икенче һәм өченче бүлекләрендә йола мәдәнияте системалаштырылган һәм жанрлар үзенчәлеге билгеләнгән. Калган өлешләрдә җырлар интонация һәм ритм ягыннан анализланган. Пермь татарларының инструменталь мәдәнияте дә өйрәнелгән.

Фәнни хезмәтнең практик өлешендә Эльмира Галимова 115 данә төрле жанрдагы җырларны һәм инструменталь көйләрне нотага салган. Алар арасында сөрән көйләре, әртил көйләре, туй җырлары, солдат озату җырлары, мөнәҗәтләр, бәетләр, озын һәм салмак көйләр, авыл көйләре, уен җырлары, такмаклар бар.

Рифат Каюмов 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*