tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә бу атнада Балалар Сабан туе узачак
Пермьдә бу атнада Балалар Сабан туе узачак

Пермьдә бу атнада Балалар Сабан туе узачак

Пермьнең Горький исемендәге паркта 2 июнь көнне өлкә Балалар Сабан туе узачак. Ә кичен кунакларны “Кама алды халыкларының милли тормышы” яшьләр фестиваленә чакыралар.

12.00дән алып 20.00гә кадәр паркта балалар өчен дә, олылар өчен дә күпсанлы күңел ачу чаралары булачак: татар мәдәнияте күргәзмә ярминкәсе, милли уеннар һәм мастер класслар оештырылачак. Төбәкнең иң яхшы коллективлары чыгышларын карау мөмкинлеге булачак. Бәйрәмнең төп вакыйгаларының берсе  милли костюмнар балалар бәйгесе булачак. Катнашуга төрле яшьтәге балалар чакырыла. Инде Пермь краеның төрле почмакларыннан 20 гариза алынган. Җиңүче Горький паркыннан истәлекле бүләкләргә ия булачак.

Төп мәйданда бәйрәм концерты узачак. Казан кунаклары – Мөнир Рахмаев һәм Ландыш Нигъмәтҗанованың “Әпипә шоу” программасы белән чыгышлары  да көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*