tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә “Мөселман дөньясы -2019” форумы була
Пермьдә “Мөселман дөньясы -2019” форумы була

Пермьдә “Мөселман дөньясы -2019” форумы була

11-14 апрель көннәрендә “Пермьская ярмарка” күргәзмәләр берләшмәсендә ел саен үткәрелә торган “Мөселман дөньясы – 2019” чарасы үтәчәк. Әлеге форум киң масштаблы чара буларак халыкара һәм этникара багъланышларны җайга салу, халыклар мәдәниятен үстерү, Ислам дине йолаларын барлау максатыннан оештырыла.

Иҗади – мәгърифәти программада тематик ярминкә, бәйгеләр, Пермь татар кызы -2019” бәйгесендә катнашучылар чыгышы булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*