tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербургка Ксения Юсупова-Шереметьева да кайткан
Петербургка Ксения Юсупова-Шереметьева да кайткан

Петербургка Ксения Юсупова-Шереметьева да кайткан

Санкт-Петербург шәһәрендә  “19-20 нче гасырларда татар мәдәни дөньясы” дип аталган күргәзмә ябылды.  Халкыбызның гасырлар буе тупланган бай мәдәни мирасын дүрт ай дәвамында ун меңнән артык кеше караган.

Әлеге  уникаль музей ачылган 19 нчы гасырда Россинең рәсми милләтләр исемлегендә  114 халык теркәлгән була. Татарларга багышланган мондый күргәзмә беренче тапкыр моннан 50 ел элек оештырыла.

“Без хәзерге Россия җирлегендә яшәүче барлык  татарларның да тормышын күрсәтергә тырыштык. Биредә  Казан, Касыйм, Себер һәм Кырым татарларының традицион мәдәнияте чагылыш таба. Алар белән бергә сирәк күрсәтелә торган Кострома һәм нугай, крәшен татарларының да киемнәре куелган. Безнең музейның 100 елдан артып киткән тарихында безнең хезмәткәрләр тарафыннан бай экспонатлар тупланды. Бүген безнең залларда 500 меңнән артык экспонат саклана,  шуларның 8 меңе татарларга кагылышлы”, ди Россия дәүләт этнография музееның Идел һәм Урал буе халыклары бүлеге фәнни хезмәткәре Любовь Мишуринская.

Музей ачылган көннәрдән бирле биредә илебездә яшәүче һәр халыкның милли йөзен, аның тормыш-көнкүрешен һәм киемнәрен чагылдырган экспонатларны туплау дәвам итә.

Узган еллардагы күргәзмәләрдән аермалы буларак, күргәзмәгә беренче тапкыр куелучы уникаль экспонатлар да байтак. Шуларның берсе патшабикә Мария Александровнага 19 нчы гасырда бүләк ителгән татар хатын-кызы киеме.

Әлеге күргәзмә барган көннәрдә бирегә кнәз Юсуповларның нәсел дәвамчысы Ксения Юсупова-Шереметьева да  үзенең кызы һәм ике оныгы белән кайткан иде. Алар музей залларына куелган уникаль экспонатлар белән таныштылар.

“Казанда булганда мондый әйберләрне мин беренче тапкыр күрдем. Татарлар матур һәм затлы әйберләрне яратканнар, ди Ксения Юсупова-Шереметьева.

Ләкин ни кызганыч, инде Юсуповларның соңгы буыны татар телен генә түгел, рус телен дә белми. Шунлыктан, аларга тәрҗемәче аша гына аралашырга туры килде.

Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче  татарларның теле, дине һәм гореф-гадәтләре уртак яисә бер-берсенеә охшаган булса да, өс киемнәрендә шактый гына аермалыклар да бар.

“Бирегә Касыйм татарларының да гаҗәеп тә матур хатын-кыз костюмы куелган. Зәңгәр ефәк һәм бәрхеттән тегелгән әлеге камзул кара аккош йоны белән бизәлгән. Баш киеме дә бик кызыклы- калфак түгел,  ә бүрек. Ул яулык белән түгел, ә чигүле сөлге сыман тукыма белән киелгән. Татар халкының иң матур кул эшләнмәләре – тиредән ясалган рәсемнәр. Ул татарның үзенчәлекле визит карточкасы,  төрле төркемдәге татарларны берләштереп торучы әйбер. Бизәкле тире Болгар дәүләтендәге иң кыйммәтле һәм иң затлылардан саналган. Аның матурлыгы илебездәге генә түгел, ә күрше дәүләтләрдә яшәүчеләрне дә сокландырган”, ди  Россия дәүләт этнография музееның Идел һәм Урал буе халыклары бүлеге җитәкчесе Елена Колчина.

Әлеге күргәзмәне оештыручы Әлфия Рәхмәтуллина белдергәнчә, алдагы елларда да 18-19 нчы гасырлардагы татар мәдәни тормышына кагылышлы мондый чаралар даими булачак. Чөнки бүгенге күргәзмәне күрергә килгән халыкның теләге шундый.

 

                                                  Рамис Сафин,  Санкт-Петербург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*