tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр турында семинар
Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр турында семинар

Петербургта татар гаиләсендәге гореф-гадәтләр турында семинар

Санкт-Петербургта, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте базасында, “Татар гаиләсендә гореф-гадәтләр һәм традицияләр” темасына лекция узды. Лектор булып Татарстанның Лаеш шәһәре “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Гәүһәрия Борхановна Вәлиуллина чыгыш ясады.

Татар гаиләсе традицияләре бик озак үсеш алган. Башка халыкларда кебек үк, татарларда да төп вакыйгалар гаиләдә балалар туу һәм туйлар булган. Бала тууга багышланган бәйрәмгә ирләр хатын-кызлардан аерым чакырылган. Тарихчы Каюм Насыйри бала тууга багышланган йоланы сурәтли: барлык чакырылганнар җыелгач, мендәрдә яткан баланы муллага китерәләр. Ул әти-әнисенә баланың исеме турында сорау бирә. Шуннан соң мулла баланы аягы белән Кагъбә ягына урнаштыра һәм дога укый. Аннары ул өч тапкыр “Синең кадерле исемең булсын” булсын дигән сүзләрне өч тапкыр кабатлый һәм сабыйга сайланган исемне атый. Һәр кунакка шуннан соң май белән бал китерәләр. Сый алганда, кунак подноска акча – бүләк куя. Вакыт бара, бүген бүләк сыйфатында машина да алып бирергә мөмкинннәр; әмма йола үзгәрешсез кала.

Лекция гореф-гадәтләр һәм аларның хәзерге дөньяда ничек саклануы турында видеороликлар карау белән озатылып барды. Семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларын бирде. Алар хакында җыелган барлык катнашучылар арасында фикер алышулар булды.

http://tatspb.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*