tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ПИТРАУ-2019: Карендәшләр, арумы сез?
ПИТРАУ-2019: Карендәшләр, арумы сез?

ПИТРАУ-2019: Карендәшләр, арумы сез?

20нче июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында ХХ Питрау бәйрәме гөрләде. Бәйрәм карарга дип агылган халыкның иге-чиге юк иде.

– Арумы сез? Бәйрәмгә хуш килдегез! – дип сәламләде кунакларны Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов. – Питрау шушы елларда районыбызның визит карточкасына әверелде. Ул – җыр, моң һәм дуслык бәйрәме. Татарстанда 200 меңнән артык керәшен яши. Шушы 20 елда да заманча фикер йөртүче, тарихны хөрмәтләүче яшь буын үсеп чыкты. Киң күңелле, җәйге болыннардагы аллы-гөлле чәчкәләр кебек безнең керәшен халкы бу дөньяга үзгә бер яктылык, яхшылык өсти. Илебездә иминлек, тынычлык булсын өчен тырышалар. Киләчәктә дә күпмилләтле Татарстанны дуслык йорты итү өчен безнең карендәшләр кулдан килгәннең барысын да эшләрләр.

Бирегә килгән һәркем бәйрәмгә милли төсмер өсти торган керәшен йортларын карамыйча узмый. Милли киемнәрдән булган шат елмаеп каршылаучы апалар, хуш исле үләннәр белән бизәлгән матур агач йортлар, сый-нигъмәт белән тулы өстәлләр, сокландыргыч кул эшләре белән бизәлгән йорт диварлары – болар һәммәсе үзенә җәлеп итеп тора. Әле йортлар гына түгел, хәтта мунчаны да күрергә мөмкин иде. Ишектән керә-керешкә тәнгә җылылык бәрелә, мунча алдында үләннәрдән ясалган миллекләр, алгы якта да төрле дару үләннәре эленгән. Рәхәт атмосфера! Чып-чын мунчага эләккән сыман хис туа. Хуш исләрдән башлар әйлә. Урамга чыгу белән колакка гармун тавышы ишетелә. Аяклар үзеннән-үзе шул якка атлый. Керәшен халкының дәртле көйләрен уйнаучы абыйлар янында тукталып, тагын бер мизгелгә таң каласың.

Бәйрәмнең тагын бер ямьле урыны – димче почмагы. Ул инде 2013 елдан бирле оештырыла. Биредән халык бер дә өзелми. Яшь егет-кызлар да, өлкән яшьге абый-апалар да бар монда. Парын эзләүче яшьләр махсус такталарга үзләренең телефон номерларын язып калдыра ала. Оста егет-кызлар номерлар белән тулы такталарны фотога гына төшереп китә. Җайлы бит! Шулай ук анкета да тутырырга мөмкин. Анысы янында күбрәк өлкән яшьтәгеләр кайнаша. Бәйрәм азагына димче парларны кавыштырып, киләсе Питрауга ир белән хатын статусында килергә чакыра.

Бу елгы бәйрәмдә “Керәшен чибәре” бәйгесендә төрле елларда җиңү яулаучылар чакырылган иде. Дөрес, күбесе килә алмаган. Әмма килә алган 9 чибәр лаеклы чыгыш ясады.

Питрауда һәркем өчен күңел ачу чарасы хәстәрләнгән: кемдер рәхәтләнеп көрәш карый, уеннарда катнаша, кемдер исә концерт карап ял итә. Сүз уңаеннан яшьләр өчен аерым сәхнә әзерләнгән иде. Вәгъдә ителгәнчә, бүгенге көндә аеруча популяр булган Лэйна да чыгыш ясады. Күп яшьләр нәкъ менә аның чыгышын карар өчен генә бирегә килгәнен яшермәде. Шулай ук яшьләр сәхнәсендә Булат Нигъмәтуллин да җырлады. Монысы күпләр өчен бераз сәер булды. Ни дисәң дә, урта буын җырчылар рәтендә йөрүче Булатка яшьләр сәхнәсендә чыгыш ясау килешми кебек. Хәер, һәркемнең йөрәге 18дә инде!

Төп сәхнәдә исә халык иң көтеп алганы лотерея уены булгандыр. Барлыгы 10 телевизор уйнатылды. Тиз арада өр-яңа телевизорлар ияләрен тапты. 100 сумга ( кемдер бушка, ди) таратылган билет алып, Питраудан телевизорлы булып кайтып китү – бәхет эше. Бу бәхетлеләрне җырчы Раяз Фасыйхов белән Г.Камал театры артисты, концертны алып баручы Алмаз Гәрәев ачыклады. Соңгы – 10нчы телевизор Алмазның үзенә дип тә шаяртып алды Раяз.

Концерт мәйданчыкларыннан тыш спорт уеннары уза торган төп мәйдан да тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тарту, гер күтәрү һәм башка уеннарда олысы-кечесе үзләренең җитезлекләрен сынады. Шулай да мәйдан күрке – көрәш! Төнге икегә кадәр барган ярышларда яшьләр һәм олылар аерым көч сынашты. Һәр авырлыкта җиңүчеләр ачыклангач, иң көчлеләр абсолют батыр өчен бил алышты. Быел Муса Галләмов төп җиңүче булып танылды. (Җиңүчеләрнең тулы исемлеге)

Бәйрәмнең тагын бер көтеп алынган вакыйгасы – салют. Матур булса да, артык озакка сузылса, ул да туйдыра икән. “Муеннар арып бетте инде”, – диде бер абзый. Әмма барыбер күккә карап торудан туктамады. Питрау үтте – җәй бетте, диләр. Быелгы Питрауның бераз соңрак узуын да исәпләсәң, җәй күптән үткән үткән булырга тиеш иде. Ә ул әле яңа килә генә сыман. Көндез кыздырса да, төнлә бик салкын үзе. Әмма халык салкыннан курыкмый – Питрау кебек күңелле бәйрәмне калдырып кайтып китүче сирәк иде.

“Кечкенә генә авыл бәйрәме республика күләменә кадәр күтәрелде. Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар кабул итәбез. Бүгенге зур бәйрәмебез – безнең барыбызның да куйган хезмәтнең нәтиҗәсе. Бүген Тырлау аланында Питрау бәйрәменең өченче дистәсенә юл тотабыз. Фестивалебез гомерле булсын!” – дип котлауларын җиткерде чараның төп оештыручыларыннан берсе, “Ак барс” холдингы генераль директоры Иван Егоров.

Сүз уңаеннан, 2020 елда бәйрәм 12 июль узачак. Күпләр инде зарыгып киләсе елгы Питрауны көтә башлагандыр.

yalkyn.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*