tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Питрау батырларына 100 мең сум биреләчәк
Питрау батырларына 100 мең сум биреләчәк

Питрау батырларына 100 мең сум биреләчәк

Питрау бәйрәмендә быел кызлар көрәшми. Ә егетләр арасында чемпион калган батырларга 100 мең сум акча биреләчәк.

Бу хакта Мамадыш районының Җөри авылында узучы традицион «Питрау» бәйрәме спорт ярышларының нигезләмәсендә язылган. Быел ул 20 июль көнне узачак.

Нигезләмәдән күренгәнчә, быел билбаулы көрәш ярышларында кызлар катнашмаячак.

Спорт ярышларында җиңүчеләргә приз фонды да шәп билгеләнгән. Ир-егетләр арасында көрәш ярышларында беренче урынны алган батырларга — 100 мең, икенче урындагыларга — 50 мең, өченче урында калганнарга 30 мең сум күләмендә акчалата бүләк тәгаенләнгән. Хәтта дүртенче урында калучыларга да 20шәр мең сум биреләчәк.

Ә абсолют батырга исә — кыйммәтле бүләк диелгән. Автомобильме, әллә башкасымы — анысын инде Питрауга баргач белербез!

protatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*