tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Польшада “Дөнья татарлары”н  җыялар
Польшада “Дөнья татарлары”н  җыялар

Польшада “Дөнья татарлары”н  җыялар

Быел 12 тапкыр Польшаның Крушиняна татар авылында Сабан туе үтәчәк. Милли бәйрәмне “Дөнья татарлары” исеме астында уздырырга ниятлиләр.

2018 елның 4 августында үтәчәк Польшадагы Сабантуйга оештыручылар Европа Союзы территориясендә, Россия һәм Белоруссиядә яшәүче татарларны чакыра. Бәйрәмне Татар мәдәнияте җәмгыяте Фонды, Асман фонды оештыра.

Биредә Сабантуйлар уздыру эшен Богдановичлар гаиләсе башлап җибәрде. Алар Польшада татар мәдәниятен һәм милли ризыкларын таныту белән шөгыльләнә. Богдановичлар гаиләсендә күптән түгел фаҗига булуга карамастан, (агымдагы елның 1 маенда йортлары һәм рестораны белән кунакханәләре янып беткән) быел да Польшада Сабан туе үтәчәк. 

Польшадагы Сабан туе программасында:

  • Сәхнәдә Польшаның иң оста пешекчеләре ризыклар пешерәчәк,
  • мәчеттә намаз укылачак;
  • чит илләрдән килгән кунаклар парады,
  • концерт программасы,
  • Татар өчен Татар – кулинария буенча мастер класс,
  • көрәш, кинбоксинг буенча мастер-класс,
  • футбол матчы,
  • Парканам астындагы сугышның тарихи реконструкциясе курсәтеләчәк,
  • татар дискотекасы һәм фейерверк үтәчәк.

Шулай ук сувенирлар сату оештырыла, Кырым кунаклары мастер-класслар үткәрәчәк, гарәп каллиграфиясе, уктан ату, театр дәресләре, мода күрсәтү үтәчәк; кан тапшырырга теләүчеләр өчен мобиль автобус та булачак.

Польшада бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр виза эшләгәндә һәм кунакханә белән бәйле сораулары  булса,  + 48 608 800 049 телефон номеры  (Viber, Whatsapp) аша яки [email protected] почтасы аша мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр итә Татар мәдәнияте җәмгыяте фонды советы әгъзасы Мария Хазбиевич.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*