tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Практик эшләргә күчергә вакыт
Практик эшләргә күчергә вакыт

Практик эшләргә күчергә вакыт

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышының пленар өлеше Актаныш шәһәренең мәдәният сараенда узды. Утырышта район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, район хакимияте башлыгының барлык урынбасарлары, бүлек мөдирләре, авыл советлары җитәкчеләре, мәгариф һәм сәнгать өлкәсендәге эш алып баручы барлык (мәктәпләр, клублар, балалар бакчалары һ.б.) оешма җитәкчеләре, шулай ук район “Ак калфак” оешмасы филиаллары җитәкчеләре катнашты.

Чарада катнашучыларны район башлыгы Фаил Камаев сәламләде. Бу чараның ни өчен Актанышта уздырылуы хакында да берничә сүз әйтеп китте.

“Без шушы җирлектә татар халкының гореф гадәтләрен, телен саклап яшәргә һәм төрле мәдәни социаль мәсьәләлерне хәл итеп, татар милләтенең барлыгын күрсәтергә тырышабыз, –  дип фикерләрен дәвам итте Фаил Камаев. – Сезне каршы алырга без әзерләндек, әмма халыкның шушы чараларда кызыксынып катнашуы бу инде аларның җирлек өчен горурлык хисе, эчкерсезлеге. Тормышта да шушылай халык яши”.

Актаныш районының “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге белән оешма җитәчесе Айгөл Галимҗанова таныштырып үтте. Актаныш бүлекчәсе каршында милли тормыш һәм дин; сәламәтлек саклау; мәдәният; ветераннар; мәгариф, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү; эшмәкәр хатын-кызлар; психологик ярдәм күрсәтү; яшьләр; татар гаиләсе; милли кул эшләрен үстерү; мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эшләү кебек комитетлар оешып эшләп килә. Монна тыш һәр авыл җирлегендә оешманың филиаллары эшли.

Утырышта шулай ук Депутат хатын кызлар оешмасының Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Диләрә  Миркасыйм кызы Әнвәрова һәм  Адай авылы “Ак калфак” бүлекчәсенең җитәкчесе Роза Әхмәт кызы Абдуллина да үз оешмаларының эшчәнлекләре белән таныштырп үттеләр.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының эшчәнлегенә оешма рәисе Кадрия Рәес кызы Идрисова йомгак ясады. Үз чиратында ул сүздән практик эшләргә күчәргә кирәклеге хакында азсызыклады. Киләчәктә исә барлык чараларны уздырганда балалар һәм җирле җитәкчелек белән бергә эшләргә кирәклеген дә искәртеп үтте. “Җитәкчелек бер якта, ак калфаклылар икенче якта икән, эш бармаячак”, -дип кистереп фикерен җиткерде ул. – Аннан шуны әйтәсе килә, сөйләп кенә кешегә аңлатып булмый, күрсәтеп бирү мөһим. Шушындый чараларга килеп ял итеп китәргә генә түгел, ә монда күреп өйрәнгәннәрегезне кайткач башкаларга җиткерергә кирәк”.

Районның иң актив, тырышып иҗтимагый эшчәнлеген тартып баручы хатын-кызларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының һәм Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Пленар утырыш халкыбызның “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

Мөнирә Сәгыйдуллина, Казан-Актаныш-Казан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*