tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пресс-релиз
Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә.

Пресс-релиз

2014 нче елның 15–17 нче май көннәрендә Казан шәһәрендә II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы узачак. Оештыручылар:  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм конгресс каршында эшләп килүче “Ак rалфак” татар хатын – кызлар иҗтимагый оешмасы.

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә.

“Ак калфак” оешмасы татар мәктәпләре һәм гимназияләре, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә якшәмбе мәктәпләре, татар теле һәм әдәбияты, тарих курслары ачу буенча зур эшләр башкара. Психологлар, икътисадчылар, юристлар һәм башка белгечләр җәлеп ителгән “Яшь гаиләгә киңәшләр” клубын оештыруда, шулай ук ана, бала һәм ата хокукларын яклау буенча закон актларын әзерләү эшендә дә катнаша.

II нче Бөтендөнья татар хатын – кызлар форумында Татарстан Республикасы районнарыннан – 60, Россия Федерациясе төбәкләреннән – 250 һәм чит илләрдән – 93 делегат катнашачак дип көтелә. Шулай ук, 100 гә якын шәрәфле кунак  чакырылды.

Форум программасы кысасында дөньяның төрле почмакларыннан җыелган хатын – кызларыбызга пленар утырышта докладлар тынлау, фикер алышу мөмкинлеге  булачак. Шулай ук, Казан шәһәрендәге татар мәктәп, гимназияләрдә тәрбия бирү системасы белән  таныштыру,  Кремль тыюлыгына сәяхәт, Г.Камал театрында Р. Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен карау, “Сөембикә” журналының 100 еллыгына багышланган итантаналы  кичәсендә катнашу каралган.

БТК БК матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*