tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 8-9 июнь көннәрендә Новосибирскта XIX Федераль Сабантуй узачак
8-9 июнь көннәрендә Новосибирскта XIX Федераль Сабантуй узачак

8-9 июнь көннәрендә Новосибирскта XIX Федераль Сабантуй узачак

8-9 июнь көннәрендә Новосибирск шәһәре XIX Федераль Сабантуйны кабул итәчәк. Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте, Нососибирск өлкәсе хөкүмәте, Новосибирск шәһәре мэриясе һәм “Новосибирск өлкәсенең региональ татар мили-мәдәни автономиясе” ярдәме белән оештырыла.

Татар халкының милли бәйрәмендә Новосибирск өлкәсе район-шәһәрләреннән, Россиянең 40тан артык регионыннан делегацияләр катнашачак. Шулай ук Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов, Новосибирск өлкәсе губернаторы А.А. Травников, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар катнашуы да көтелә.

Ике көнлек программа кысаларында 8 июнь көнне Новосибирск ипподромында ат чабышы һәм авыл хуҗалыгы күргәзмәсе оештырылачак. Шулай ук бу көнне А.М. Кац исемендәге  Дәүләт концерт залында Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты да була. 9 июнь көнне «Михайловская набережная» мәдәният һәм ял паркы территориясендә Сабантуйның тантаналы ачылышы һәм күп санлы чаралары башланачак. Биредә төрле иҗади коллективлар катнашында концерт программасы, милли көрәш ярышы, балалар өчен төрле конкурслар узачак. Шулай ук Федераль Сабантуйда милли утарлар да корылачак. Биредә Татарстанны Түбән Кама районы тәкъдим итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*