tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды пресс-релизы
Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды пресс-релизы

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды пресс-релизы

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды пресс-релизы

(18-19 апрель, 2019 ел)

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 18-19 апрель көннәрендә
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра. Исегезгә төшерәбез, әлегә кадәр бу җыелышлар форум буларак оештырылып килде, 2017 елда аның бишенчесе узган иде.

Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә Казанда уза. 102 ел элек корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырыла.

18-19 апрель көннәрендә узачак II съездда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

Программа кысаларында хатын-кызларга Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итәчәкләр, соңрак гүзәл затлар Казан шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына сәфәр кылачак. Алар төркемнәргә бүленеп Казанның 10  балалар бакчаларында милли тәрбия бирү алымнары белән танышачак.

Шулай ук бу көнне съездга килгән хатын-кызлар К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Татар кызчыгы – 2019” һәм “Татар малае – 2019” бәйгесенең йомгаклау өлешен дә күрәчәк.

19 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә  съездның пленар утырышы узачак, филармония фойесында кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе оештырыла.

Катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган, алар Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында Мансур Гыйләҗевнең “Исәнмесез!” спектаклен тамаша кылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*