tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татар мохтариаты Яңа ел алдыннан
Мәскәү татар мохтариаты Яңа ел алдыннан

Мәскәү татар мохтариаты Яңа ел алдыннан

Күптән түгел  Мәскәү шәһәре татарларының иҗтимагый оешмасы – төбәк милли-мәдәни автономиясе җыелышында   яңа Совет сайланган иде.  25 декабрьдә мохтариатның яңартылган шурасы үзенең беренче утырышын үткәрде. Анда 2017 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 2018 нче елга эш планы расланды.

Яңа елда шәһәр татар мохтаритының 20 еллык юбилее уңаеннан чаралар үткәреләчәк. Шәһәр җәмәгатьчелеге белән берлектә 2018 елның Сабан туен матур итеп үткәрү, башка чаралар оештыру турында җитди сөйләшү булды.

Татарстанныың РФ башкаласындагы Тулы хокуклы вәкилчелеге РНКАТ бу планнарны хуплый һәм аларны бергәләп үткәрүдә катнашачак.

Ә бу көннәрдә башкалар татарларының мәшәкатьләре Яңа елны үткәрү белән бәйле. 23 декабрьдә татар мәдәният үзәгендә “Зур Мәскәүнең әкияти хәзинәләре” дигән милләтара яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә килгән 500 бала кызыклы тамаша карады, аларның һәркайсына Э.Гайнуллин, А.Маметов, Д.Аблэмитов ярдәмендә әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

31 нче гыйнварда Мәскәү Кремлендә атаклы җырчы Ренат Ибраһимовның 70 еллык юбилеена багышланган зур концерт булачак.Бу концертта илебезнең төрле тарафларыннан килгән популяр артистлар чыгыш ясачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*