tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтара мөнәсәбәтләр, ватанпәрвәрлек темаларын яктырту буенча бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде
Милләтара мөнәсәбәтләр, ватанпәрвәрлек темаларын яктырту буенча бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде

Милләтара мөнәсәбәтләр, ватанпәрвәрлек темаларын яктырту буенча бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде

Казанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, экстремизмга каршы тематиканы һәм ватанпәрвәрлек  тәрбияне иң яхшы яктыртуга багышланган өч республика конкурсында җиңгән журналистларны бүләкләделәр.

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев имзалаган дипломнарны һәм башка тармак бүләкләрен тапшыру тантанасы 26 сентябрьдә «Татмедиа» бинасында узды. Анда Татарстан Президенты аппартының эчке сәясәт мәсьәләләре Департаментының  милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин,  Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм аның урынбасары Илдар Миргалимов катнаштылар.Тантанада шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясы Советы Рәисе урынбасары һәм Ассамблея Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте бүлеге башлыгы Ирина Нижельская булдылар.

Милләтара мөнәбәтләрне яктырту буенча беренче урынны “Казан” журналы редакциясе яулаган. «Татар-информ»ның криминал һәм һәлакәтләр бүлеге мөхәррире Светлана Белова  һәм башкалар экстремизмга каршы тематиканы уңышла яктырткан өчен бүләкләнде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*