tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумы (пресс-релиз)
“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумы (пресс-релиз)

“Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләренең VII форумы (пресс-релиз)

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты агымдагы елның 19-21 май көннәрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә “Милли  тормыш һәм дин”   Бөтенроссия татар дин  әһелләренең VII форумын үткәрә.  Форум делегатлары  дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер  алышу  өчен җыелачак. Беренче тапкыр Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы 2010 елның сентябрь аенда оештырылган иде.

Быелгы форумда Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең 67 регионыннан 900  делегат  катнашыр дип көтелә. Форумының программасы кысаларында дин әһелләре 19 май көнне аерым секцияләргә бүленеп эшлиячәкләр.

20 май көнне, Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш узачак.

21 май көнне, Форум делегатлары,  ТР Спасс районы Болгар шәһәрендә  узачак  “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар.

Шулай ук татар дин әһелләре өчен мәдәни программа да каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*