tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Печән базары” фестивале
“Печән базары” фестивале

“Печән базары” фестивале

Дизайн-маркет, фудкорт, балалар мәйданчыгы, “Уку паркы”, “Кисекбаш” арт-объекты, Шигъри перфоманс, “Минем татар бистәсе” экскурсиясе, “Нокта. Мәчет” акциясе, “УКЫ” инсталляциясе

7 август көнне Казанда матур бер традициягә әйләнгән чираттагы “Печән базары” фестивале узачак. Фестиваль кысаларында ярминкә, татарча фудкорт, “Сабыйлар” үзәге тарафыннан оештырылган балалар мәйданчыгы, диджей-сет, “Уку паркы”, “Кисекбаш” арт-объекты, Шигъри перфоманс, “Минем татар бистәсе” экскурсиясе, “Нокта. Мәчет” акциясе, “УКЫ” инсталляциясе белән таныша алачаксыз. Һәр катнашучыга “Юлбасма” нәшрияты тарафыннан чыгарылган гаилә юл күрсәткече һәм “Гыйлем” фәнни газетасы бүләккә биреләчәк.

Фестиваль Иске Татар бистәсендә Кабан күле ярында узачак.

ДИЗАЙН-МАРКЕТ

Ярминкәдә татар милли компонентларын кулланып эшләнгән Мәскәү, Казан, Пермь, Уфа, Чиләбе, Төмән дизайнерларының продукциясе булачак. Махсус заманча тегелгән милли киемнәр, сирәк китаплар, интерьер бизәкләре, сувенирлар һәм тагын башка бик күп кызыклы һәм кирәкле әйберләрне ярминкәдәге сату рәтләре арасында таба алачаксыз. Кунаклар өчен “Visit Tatarstan” заманча сувенир продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Һәр кеше үзенә яки дусларына рюкзак, телефон чехолы, махсус түштамгалар, кулчатырлар, баллы прәннекләр, йон оекларның күңеленә хуш килгәнен сайлый алачак.

Мәйданда дресс-кроссинг оештырылачак. Анда сез кирәкмәгән әйберләрегезне калдырып, үзегез өчен башка кием таба аласыз. Һәрберегез, иң ким дигәндә, ярты гардеробыгызны алып килерсез дип ышанып калабыз.

Ярминкә барышында яшьләр тырышлыгы белән XX гасыр башы рухы торгызылачак. Казанлылар һәм башкала кунаклар шул заманның көндәлек тормышы, кием-салымы белән танышачаклар, шулай ук үзләрен әлеге чор кешесе итеп тоя алачаклар.

Фестивальдә катнашучылар өчен татар милли киемнәренең берәр элементын булдыру зарур. Бу фестивальнең үзенчәлекле дресс-коды булып тора. Әгәр катнашучының татар милли киеме, яки бер элементы да булмаса, ул аларны сату рәтләреннән таба алачак.

ФУДКОРТ

Фестивальдәге фудкорт “Түбәтәй” татар фастфуды челтәре тарафынан тәкъдим ителәчәк. “Vegan Day” төркеме вегетерианнарга яраклаштырылган татар халык ашларын тәкъдим итәчәк. Барыбыз да яраткан бәлеш һәм өчпочмакны вегетерианнар да ашый алачак. “Bal-dan” төркеме Татарстан балыннан ясалган татлы ризыклары белән сөендерәчәк. “Maryam” кондитер студиясе кунаклар өчен иң тәмле, оригиналь һәм гадәти булмаган тортлар, тәм-томнар, десертлар ә “Happy Ice” үз чиратында махсус “Печән базары” фестивале өчен татарча туңдырма тәкъдим итәчәк.

УКУ ПАРКЫ – БУККРОССИНГ

Шулай ук “Печән базары” фестивале кысаларында “Уку паркы” проекты – әдәби парк оештырылачак. Уку паркы мәйданында махсус “у”, “к”, “ы” хәрефләре формасында эшләнгән китап киштәләре куелачак. Шулай ук монда Мәскәүдә нәшер ителгән китаплар презентациясе, буккросинг, ирекле микрофон, “Кисекбаш” арт-объекты урын алачак.

ШИГЪРИ ПЕРФОМАНС

Шигъри перфоманс – шигърият белән музыка бергә очрашалар. Яшь татар шагыйрьләре үзләренең шигырьләрен укыячак, ләкин алар диджей тарафыннан нинди музыка куелачагын белмиячәкләр. Әлеге үзенчәлекле уртак сәнгать җимешен бары тик “Печән базарында” гына күреп һәм ишетеп булачак.

“НОКТА.МӘЧЕТ” АКЦИЯСЕ

Мәчет – җәмәгать җыелу урыны гына түгел, ул бистәнең үзәге, төп көч тупланган урын булып тора. Хәзерге вакытта Казанда илледән артык мәчет бар. Мең елдан артык тарихка ия булган Казанда аларның саны бик күп булган. Рәссамнар, үз фантазияләренә таянып, ул мәчетләрнең кайсы урамнарда урнашканын ясаячаклар. Фестиваль барышында ул картиналар белән һәркем таныша алачак.

“МИНЕМ ТАТАР БИСТӘСЕ” ЭКСКУРСИЯСЕ

Иске Татар бистәсе буенча үзенчәлекле экскурсиягә чакырабыз. Экскурсияне ТРның атказанган архитекторы Айвар Саттаров, ТР президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Г.Камал исемендәге ТДАТның әдәбият бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, Иске татар бистәсендә күптәннән яшәүче Нурания апа Биктимирова уздырачак.

ДИДЖЕЙ-СЕТ

“Yummy Music” студиясе тарафыннан тупланган өр-яңа һәм архивларда сакланган иң шәп татар музыкасы белән диджей-сетта таныша алачаксыз.

“ИСКЕ ТАТАР БИСТӘСЕ” ЮЛ КҮРСӘТКЕЧЕ ҺӘМ ФӘННИ ГАЗЕТА

“Иске татар бистәсе” – 20нче гасыр башына кадәр Казанның күбрәк татарлар яшәгән тарихи урыны буенча иллюстрацияле юлкүрсәткеч. Авторлар, гади һәм кызыклы рәвештә Казанның мәшһүр исемнәре, мөһим вакыйгалары, Казан татарлары турында сөйләп, Иске татар бистәсенең тарихына керергә тәкъдим итәләр. Сез Казан татарларының гасырлар буенча яшәү рәвеше ничек үзгәргәнен, ләкин мәдәни гореф-гадәтләрнең саклануын күзәтә алачаксыз. Юлкүрсәткеч маршрутлы картадан һәм мартшрутның һәр тукталышын рәсемнәр һәм фотолар белән җентекләп аңалтудан гыйбарәт.

Махсус “Печән базары” ярминкәсе өчен татар телен популярләштерүче “Гыйлем” проекты журнал әзерләде. Анда бөтен дөньяга танылган татар галимнәре, инсульт, ике телдә белем алуның баш миенә файдасы турында укый алырсыз. Шулай ук бу журналда башка кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар да бар.

БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ

Балалар өчен мәйданчык “Сабыйлар” балалар үзәге тарафыннан әзерләнәчәк. Балага татар телендә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә Татарстанда бу бердәнбер үзәк. Нәкъ менә “Сабыйлар”да барлык заманча методикалар татар менталитетына туры китереп эшләнә. Железновлар методикасы үрнәге буенча тудырылган һәм татар җырларын туплаган “Сәлам, дустым!” исемле диск инде күп кенә әниләрне үз балаларын татар телендә тәрбияләргә этәрде.

“Сабыйлар” үзәге төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы һәм күпкырлы программа тәкъдим итәчәк. Татар әкиятләре, татар тарихы һәм гореф-гадәтләре темасына ясалган квест бер үк вакытта төрле балаларга татар мәдәнияте белән танышырга һәм кызыксынырга ярдәм итәчәк. Викторина, иҗади һөнәрханә, традициягә корылган һәм заманча ярышлар, җитезлеккә биремнәр, вак моторика күнекмәләре өчен махсус станция – бар җирдә дә сабый әнисе белән бергәләп татар культурасына якыная ала. Квест катнашучылары “Кисекбаш” әсәре буенча куелган сәхнәләштерелгән әкияткә билетлар иясе булачак.

Шулай ук “Сабыйлар” иң кечкенәләр өчен мавыктыргыч гимнастикалы музыкаль өлеш әзерләде. Һәрбер баланың шигырь сөйләр, җыр җырлар һәм биер өчен мөмкинлеге булачак.

Шулай итеп әлеге көнне Иске Татар бистәсе хәзерге заман татар мәдәнияте үзәгенә әвереләчәк. Фестивальдә эшлиячәк мәйданнар яшьләр һәм Казан шәһәре халкы хәтерендә зур мәдәни вакыйга булып истә калыр дип өметләнәбез.

Фестивальне ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, “Иске шәһәр” Префектурысы ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

Фестиваль көндезге 13:00 башланып 20:00 сәг. кадәр дәвам итәчәк.

Ярмарка Кабан күле буенда Мәрҗәни урамында – Иске Татар бистәсенең яңартылган өлешендә узачак.

Керү ирекле!

Фестиваль турында белешмә:

2013 елда бөек татар шагыйре Г.Тукай вафат булуының 100 еллыгында Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан шәһәренең башкарма комитеты белән берлектә 12 апрель көнне “Тукайның 100 еллыгы” акция-флэшмобын уздырды. Акция театральләштерелгән тамаша һәм “Печән базарын” үз эченә алды. 2014 елдагы “Печән базары” Казандагы туристик сезонның ачылышы белән туры килде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Ялкын” журналы редакциясе белән берлектә “Уку паркы” проектын өстәде. Чарада катнашучыларга аерым дресс-код – XX гасыр башы шәһәр милли киеме билгеләнгән иде. Бу шул чорның атмосферасын тудыру өчен кирәк булды. 2015 елда “Печән базары” фестиваль статусын булдырды. Узган елда Гарри Поттерның 1нче бүлеге татар теленә тәрҗемә итеп тәкъдим ителгән иде, “Кисекбаш” дип исемләнгән әдәби-квест узды. Шулай ук беренчеләрдән булып татар милли китап графикасына конструктивизм керткән кеше рәссам-график Фаик Таһировның (1906-1978) “Печән базары” кысаларында күргәзмәсе дә оештырылды.

Бөтендөнья татар яшьләре форумның матбугат хезмәте

Программа фестиваля тат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*