tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пресс-релиз: БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАРЧА ДИКТАНТ – 2018
Пресс-релиз: БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАРЧА ДИКТАНТ – 2018

Пресс-релиз: БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАРЧА ДИКТАНТ – 2018

Пресс-релиз
БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАРЧА ДИКТАНТ – 2018
БӨТЕН ДӨНЬЯ ТАТАРЧА ЯЗА!

27 октябрь көнне сәгать 13:00 бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашачак.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала.

“Татарча диктант” 25 илдә һәм 60 төбәктә узачак. Алар арасында беренче тапкыр да катнашучылар бар: Ростов-на-Дону, Калининград, ХМАО, Удмуртия, Мордовия, Ульяновск өлкәсе, Пенза өлкәсе, Тыва Республикасы, Сахалин өлкәсе, Киров өлкәсе, ЯНАО, Кемеров өлкәсе, Чуашстан, Түбән Новгород өлкәсе, шулай ук Канада, Төркия, АКШ, Литва, Франция, Австрия, Беларусь, Италия, Бөекбритания һәм Болгария. Бу елны акциядә Татарстан Республикасының шәһәрләре һәм төбәкләре дә катнашачак.

Казанда “Татарча диктант” ВУЗлар, иҗтимагый оешмалар, китапханәләр һәм мәктәпләр язачаклар (КГМУ, КГЭУ, ПГАФСИТ, Н.Э.Баумана исемендәге КГАВМ, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Татарстан Республикасының керәшеннәре иҗтимагый оешмасы һәм башкалар). Шулай ук акция Алабуга КФУ институтында һәм Казан шәһәренең МАОУ “4нче Гимназия-интернат” һәм 159нчы Лицей кебек мәктәпләрдә узачак. Бу елны акциянең төп площадкасы гадәттәгечә ИФМК (Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты) бинасында урнашачак (Татарстан урамы, 2 йорт).

Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар әдәбиятының классик язучысы әсәреннән өзек язачаклар. Татарстан Республикасы катнашучылары өчен бөек татар эшлеклесе, язучы, публицист, нәшир һәм сәясәтче Гаяз Исхакый, ә чит илләр һәм төбәкләр өчен башка бөек татар язучысы, балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнде. Әлегә текстлар сер булып кала. Текстлар очраклы рәвештә сайланмадылар: бу елны Гаяз Исхакый тууына 140 ел, Абдулла Алиш тууына 110 еллыгы бәйрәм ителә. Текстларны да әлеге вакыйгаларга багышлап сайладылар.

Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укыячак.

Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге.

1. ЖУРНАЛИСТЛАР ИГЪТИБАРЫНА! 18 октябрь көнне 11.00 “Татарча диктант” акциясен уздыру буенча рәсми матбугат-конференция узачак.
Матбугат-конференция уздыру урыны: Бөтендөнья татар конгрессының Башкармы комитеты ( К.Маркса ур., 38 йорт).
Журналистлар аккредитациясе 16 октябрьгә кадәр үткәрелә.

2. ЖУРНАЛИСТЛАР ИГЪТИБАРЫНА! “Татарча диктант” акциясенә аккредитация 25 октябрьга кадәр үткәрелә.

Сайтка сылтама: diktant.tatar
Социаль челтәрләргә сылтама 
Промо-ролик 

 

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте
Гайнуллина Ләйлә 8 (927) 424 94 01
[email protected]

Пресс-релиз_тат_Татарча диктант

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*