tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәламәт азык – сәламәт милләт»
«Сәламәт азык – сәламәт милләт»

«Сәламәт азык – сәламәт милләт»

Бүген, 15 май көнне Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә «Сәламәт азык – сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясен оештыра.

Әлеге конфереция 2017 елның ноябрендә узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының нәтиҗәсе буларак Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырыла.

Әлеге конференция түбәндәге максат-бурычларны куя:

  • Илдә милләт сәламәтлеген үстерү һәм ныгыту;
  • Сәламәт яшәү рәвеше моделен булдыру;
  • Сәламәтлек индустриясен үстерү.

Конференция эшендә Россия регионнарыннан, шул исәптән Татарстан да, БДБ һәм Чит илләрдән галимнәр катнашачак. Чыгыш ясаучылар арасында Австралия, Үзбәкстан Республикасы, Мәскәү, Пермь крае, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы, Төмән, Пенза, Әстерхан өлкәләреннән утызга якын чыгыш ясаучы көтелә.

Докладчылар балалар һәм өлкәннәрнең туклану рационында заманча технологияләр, сәламәт туклану һәм инфекцияле булмаган авыруларның профилактикасы программалары, рәсми һәм халык медецинасында Себер үләннәре, кымыз белән дәвалау, Татарстан Республикасында Хәләл продукция һәм хәләл хезмәт күрсәтү, энә кадау, гәрәбә белән дәвалау һ.б. темалар буенча чыгыш ясыячаклар.

Конференция “Казан” милли-мәдәни үзәгендә (Пушкина,86), сәг. 13:00дә башланачак

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*