tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә
Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә

Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә

Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта Татарстан Президентының рәсми сайтында хәбәр ителде.

Җәйге сессия 40 нчы утырыш белән башланып китәчәк, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы укылачак.

Юллама турыдан-туры телевидение һәм радио аша тапшырылачак.
Татарстан Республикасы Президенты сайтында (www.president.tatarstan.ru) чараның онлайн трансляциясе оештырылачак.

Рәсми чарада барлыгы 600гә якын кеше – Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республиканың муниципаль берәмлекләре, учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашыр, дип көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*