tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Приморье краенда Сабан туе Артем шәһәрендә узачак
Приморье краенда Сабан туе Артем шәһәрендә узачак

Приморье краенда Сабан туе Артем шәһәрендә узачак

Приморье краенда Сабан туена әзерлек башланган. Бәйрәмне быел җәй көне Владивостоктан төньяк-көнчыгышка таба урнашкан Артем шәһәрендә уздырачаклар. Бу хакта Приморье краеның “Туган ил” татар һәм башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтов төбәк хакимиятенең “Приморская газета” рәсми басмасына хәбәр иткән.

Июнь азагы – июль башына планлаштырылган Сабан туена Владивосток, Находка, Уссурийскидан кунаклар чакырырга ниятлиләр. Быелгы Сабан туе бу төбәктә 25 нче мәртәбә узачак. Приморье краенда Сабан туен 1992 елдан оештыралар, баштарак ул Надеждино районында үткәрелгән, узган ел Артемда оештырылган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*