tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Профессор Азат Курчаковны искә алдылар
Профессор  Азат Курчаковны искә алдылар

Профессор Азат Курчаковны искә алдылар

Ульяновскида гомер итүче кан-кардәшләребез  өлкәнең Почетлы гражданины, җирле татар автономиясенең беренче рәисе, профессор Азат Курчаковның вафат булуына биш ел тулу уңаеннан Коръән укытып искә алу мәҗлесе уздырдылар.

Азат  Курчаков исеме татар дөньясының милли хәрәкәтендә катнашкан кешеләргә яхшы таныш. Заманында ул федераль автономияне һәм  Бөтенроссия күләмендә узучы сабантуйларны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе иде. Аның бакыйлыкка китүе, семберлеләр өчен әйтеп бетергесез зур югалту булды.

Аның Ульяновск өлкәсендәге байтак изге гамәлләре һәм башкарган эшләре хакында бик озаклап сөйләп булыр иде. Кешеләрне ярату, аларга ярдәм итү Азат абыйның тормыш кыйбласы булды.

“Әти тормышны яратучы, беркайчан да боекмый торган, дус-ишләренә ярдәм итүче кеше иде”, ди Азат Курчаковның кызы Роза Курчакова.

Вафатына дүрт ел кала ул әтисе Гайнулла аганың васыятен үтәп, туган авылы – Чынлы  районы Кәшә авылы турында “Казан юлындагы авыл” дигән тарихи китабын бастырып чыгарды.

Бүген авыл хуҗалыгында үзенең дә зур тәҗрибәсе булган Камил Идиятуллов Азат ага әзерләгән күп санлы шәкертләренең берсе. Аның белән беренче танышуы 4 нче курста укыганда, 1968 нче елда, була.

Бу көнне галимне искә алу мәҗлесенә килүчеләр төбәкнең татар тарихына багышланган күргәзмә карап, Азат аганың музейдан китерелгән шәхси әйберләре белән дә таныша алдылар.

Ул исән чакта төшерелгән фильм да күпләрнең күңелендә бөек шәхесне кабат искә төшергәндер.

Моннан берничә ел элек хаҗ кылып кайткан Кәүсәрия апа Азат Курчаков  җитәкләгән институтта озак еллар баш хисапчы булып эшләгән. Ул да Азат аганың тирә-юньдәгеләргә җылы мөнәсәбәттә булуы хакында сөйли.

Азат ага вафат булганнан соң төбәкнең татар милли автономиясе аның исемен мәңгеләштерү нияте белән аның туган  авылы Кәшә мәктәбендә, ә узган елны ул озак еллар ректор булып эшләгән авыл хуҗалыгы институты бинасында мәрмәр истәлек такталары ачылды. Хәзер  татар җәмәгатьчелеге аның исемен Ульяновскиның яңа урамына бирү буенча шәһәр җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бара. Димәк, киләчәктә борынгы Сембердә Габдулла Шамуков, Барый Тарханов һәм Габдулла Тукай  урамнары белән янәшәдә Курчаков урамын да күрергә насыйп булыр әле.

 

Рамис Сафин, Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*