tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Прокопьевск шәһәрендә татар балалары туган телен өйрәнә
Прокопьевск шәһәрендә татар балалары туган телен өйрәнә

Прокопьевск шәһәрендә татар балалары туган телен өйрәнә

Татар балалары өчен сыйныф 2019нчы елның 1 нче сентябрендә “Знатоки” интеллектуаль клубында ачылган. Хәзерге вакытта якшәмбе мәктәбендә атнага ике тапкыр дәресләр уза. 7 бала туган телен өйрәнә. Сыйныф интерактив такта белән җиһазландырылган. Балалар төрле биремнәрне үтиләр, сүз байлыгын арттыралар. Татарча мультфильмнар карыйлар.

Шундый дәресләрнең берсендә бүген Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та булды. Дәрес барышында нәни укучылар белән бергәләп биремнәрне үтәде. Балаларга авыррак сорауларга җавап бирергә булышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*