tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пульсар йолдыз – йөрәк тибешем
Пульсар йолдыз – йөрәк тибешем

Пульсар йолдыз – йөрәк тибешем

15 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасы Милли музеенда Әдәби салонның чираттагы утырышы уза. Ул шагыйрә Салисә Гәрәеваның 75 еллык юбилеена багышлана.

Татарстан Республикасы Милли музеенда Әдәби салон 1970 нче елдан бирле уңышлы гына эшләп килә. Аны оештыручы һәм идея авторы музейның әдәби бүлек мөдире Д.Б. Багаутдинова булган. Шушы еллардан бирле музейда язучылар һәм төрле һөнәр ияләре белән үткәрелгән иҗади очрашулар Милли музейның күркәм гадәтенә әйләнде.

Төрле елларда Х.Туфан, С.Хәким, М.А. Усманов, Ә.Еники, Р.Харис, Р.И. Вәлеев, Ф.Яруллин, Р. Мостафин, Р.Фәйзуллин кебек күренекле шәхесләр әдәби салонның кунаклары булдылар. Әлеге очрашу кичәләр ярдәмендә Милли музейның татар язучылары һәм мәдәният хезмәткәрләренең шәхси әйберләре коллекциясе елдан-ел арта гына бара, ә алар үз чиратында музейда төзелгән экспозицияләрдә урын ала, төрле даталар уңаеннан оештырылган күргәзмәләрдә кулланыла.

Чираттагы әдәби салонның кунагы – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы, Х.Такташ исемендәге премия лауреатыиясе – Салисә Гәрәева. Ничәмә еллар дәвамында Салисә ханым музей белән тыгыз элемтәдә булып, хезмәттәшлек итә. Татарстан язучыларын таныту йөзеннән оештырылган кичәләрдә катнаша. “Йолдызлы яңгырлар” китабының тәгъдим итү кичәсе дә нәкъ менә Милли музейда үткәрелгән иде.

Әдәби салон утырышында Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Татарстаннаң халык артисты Искәндәр Биктаһиров һәм Рөстәм Маликов, Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Ренат Харис һәм Гәрәй Рәхим, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансур, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, Юлдыз Шәрәпова, Эльмира Шәрифуллина, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова чакырылган. Салисә Гәрәева белән очрашуга Казан (Идел буе) федераль университет студентлары һәм Казан шәһәре мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*