tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Путин Игорь Комаровны Идел буе федераль округының Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләде
Путин Игорь Комаровны Идел буе федераль округының Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләде

Путин Игорь Комаровны Идел буе федераль округының Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләде

Россия Президенты Владимир Путин Игорь Комаровны Идел буе федераль округының Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Игорь Анатольевич Комаров 1964 елда Энгельс шәһәрендә туган. “Икътисадчы” белгечлеге буенча Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган.
1992-2002 елларда банк оешмаларында җитәкчелек вазифаларында эшләгән.
2002-2008 елларда “Норильский никель” компаниясе генераль директоры урынбасары;
2008 елда “Ростехнология” дәүләт корпорациясе генераль директоры киңәшчесе;
2009 елда “АвтоВАЗ” ААҖ башкаручы вице-президенты, ә аннары президенты;
2013елда “Роскосмос” федераль космик агентлыгы башлыгы урынбасары;
2014 елда Берләштерелгән ракета-космик корпорация президенты;
2015 елда “Роскосмос” дәүләт корпорациясе җитәкчесе;

2018 елның маена кадәр “Роскосмос” генераль директоры булып эшләгән, июньдә мәгариф һәм югары белем бирү министры урынбасары.

Игорь Комаровка кадәр 2011 елның декабреннән Михаил Бабич Россия Президентының Идел буе федераль округының Тулы вәкаләтле вәкиле булып эшләде. 2018 елның 24 августында ул Россиянең Беларусьтагы илчесе һәм бер үк вакытта Президентның Беларусь белән сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерү буенча рәистәше итеп билгеләнде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*