tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Р.Миңнеханов Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
Р.Миңнеханов Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Р.Миңнеханов Лев Толстойның 190 еллыгы уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лев Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Бүген рус һәм дөнья әдәбияты классигы – тормышы һәм иҗаты Казанга тыгыз бәйләнгән бөек әдип, философ һәм мәгърифәтче Лев Николаевич Толстойның тууына йөз туксан ел булуны билгеләп үтәбез. Төрле милли мәдәниятләр һәм традицион диннәр арасында күп гасырлык тыгыз багланышлар урнашкан цивилизация үзәкләренең берсе буларак, башкалабызда үзенчәлекле фикер йөртүче мәшһүр шәхесләр формалашу өчен бәрәкәтле шартлар һәрчак туып тора. Нәсел тамырлары Татарстан җире белән нык бәйләнгән Лев Николаевич Толстой, һичшиксез, шундый талантлы шәхесләрнең иң күренекле вәкиле дип саналырга хаклы.

Аның бабасының атасы – граф Андрей Иванович Толстой – Зөя воеводасы, ә бабасы – граф Илья Андреевич – Казан граждан губернаторы хезмәтендә булган. Бөек язучы белән бәйле истәлекле урыннар казанлыларга яхшы таныш. Казан университетында, хәзер классикның музее урнашкан борынгы утарда, күп кенә урамнар, йортлар, бакчаларда Л. Толстойның рухы яши.

Һәрберебез Лев Николаевич иҗаты белән бик яшьләй аның балалар өчен язган хикәяләре, әдәбият дәреслекләре аша таныша башлыйбыз, әсәрләре геройларына мәхәббәтне гомер буена хәтеребезгә сеңдерә киләбез. Моның сере Толстой иҗатының кешегә, социаль хәленә, милләтенә һәм диненә карамастан, мәхәббәт һәм ихтирам хисләре белән сугарылган көчле гуманизмга нигезләнгән булуындадыр, мөгаен.

Толстойның исламга һәм татар халкына һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булганлыгы мәгълүм. Бу аның әдәби-публицистик мирасында чагылыш тапкан. Казанда аек тормыш рәвеше өчен хәрәкәтне киң җәелдерүгә булышып, ул ватандашларының рухи саулыгы, физик сәламәтлеге мәсьәләләренә аеруча зур игътибар биргән.

Лев Николаевичның илебез һәм дөнья әдәбияты үсешенә олы йогынты ясавын, күпмилләтле мәдәниятебезгә һәм тел белеменә зур өлеш кертүен тану йөзеннән, шулай ук Толстойлар нәселенең Казан белән тыгыз бәйләнгәнлеген истә тотып, 2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде. Төрле фестивальләр, конференцияләр, күргәзмәләр һәм конкурслар уздыру, китаплар бастыру, фильмнар төшерү, истәлекле урыннарга сәяхәтләр оештыру һәм бик күп башка игелекле гамәлләр җәмәгатьчелектә олуг фикер иясенең мирасына игътибарның көчле булуын ачык дәлилли.
Бүген һәрберебез зур канәгатьлек белән атаклы ватандашыбыз юбилеен уздыруда шәхсән катнашу хисе кичерәбез.

Даһи язучы Лев Николаевич Толстойның әдәби әсәрләре телнең сафлыгын һәм байлыгын саклауда, югары эстетик һәм әхлакый идеалларга омтылуда маяк булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*