tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рабит Батулла 80 яшен билгеләп үтә
Рабит Батулла 80 яшен билгеләп үтә

Рабит Батулла 80 яшен билгеләп үтә

Рабит Батулла (чын исем Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 26 мартында туды) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе.
Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.

Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Сарытау, Кемерово, Барнавыл курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенрусия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.

Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды.

Рабит Батуллага 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы булды.

https://tt.wikipedia.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*