tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан туган төбәге Зәйдә очрашулар уза
Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан туган төбәге Зәйдә очрашулар уза

Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан туган төбәге Зәйдә очрашулар уза

Язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан бүген туган төбәге Зәйдә әдәби-музыкаль очрашу узды. Очрашуда катнашу өчен Казаннан Зәйгә Рабит Батулла һәм каләмдәшләре – драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев; язучылар, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Камил Кәримов, Алмаз Хәмзин; язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон; язучы, Муса Җәлил премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллиннар барды.

Кунакларны Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов каршы алды.

Язучылар районның китапханә хезмәткәрләре һәм төбәктәге иҗатчылар белән дә очраштылар.

sptatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*