tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радий Хәбиров: “Нефтекама полилингваль мәктәбе татар телендә белем бирүгә басым ясаячак”
Радий Хәбиров: “Нефтекама полилингваль мәктәбе татар телендә белем бирүгә басым ясаячак”

Радий Хәбиров: “Нефтекама полилингваль мәктәбе татар телендә белем бирүгә басым ясаячак”

2019 елда Башкортстанда полилингваль, ягъни күп телләрдә белем бирүче мәктәпләр челтәрен формалаштыру эше башланды. Уфа һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә шундый өч мәктәп ачылды да инде. Аларда 4 меңгә якын бала белем ала. 2024 елга кадәр республикада тагын 12 полилингваль уку йорты үз ишекләрен ачачак. Бу хакта Башкортстанның Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

2021 елда Нефтекама шәһәрендә, Хәйбулла һәм Баймак районнарында яңа полилингваль мәктәпләр ачылачак. Ә 2024 елга кадәр Әбҗәлил, Салават, Белорет, Иглин районнарында, шулай ук Учалы, Ишембай, Туймазы, Дүртөйле һәм Сибай шәһәрләрендә дә шундый ук мәктәпләр төзелергә тиеш. 11 мәктәпнең интернаты да булачак, бу республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән, шулай ук Русиянең башка төбәкләреннән килгән балаларга торак турында борчылмыйча, сыйфатлы белем алырга мөмкинлек бирәчәк. Полилингваль мәктәпләр иң яңа техника һәм методик кулланмалар белән җиһазландырыла. Аларның һәркайсысы янында балалар бакчалары да ачылырга тиеш.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алдагы елда Нефтекама шәһәрендә ачылачак полилингваль мәктәп каршында интернат төзү эшләрен тизләтергә кушты.

– Нефтекама полилингваль мәктәбе татар телендә белем бирүгә басым ясаячак, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Шуңа күрә анда күрше районнардан һәм төбәкләрдән килгән балалар да укырга мөмкин. Алар өчен мотлак тулай торак кирәк. Бу тирән һәм сыйфатлы белем алу өчен төп шартларның берсе.

Мәктәп 2021 елның гыйнварыннан үз эшен башларга тиеш.

Илдус Фазлетдинов

tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*