tatruen
Баш бит / Яңалыклар / РАФАЭЛЬ ХӘКИМОВ “ТАТАРЛАРНЫҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ” РОЛИГЫН ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК
РАФАЭЛЬ ХӘКИМОВ “ТАТАРЛАРНЫҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ” РОЛИГЫН ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК

РАФАЭЛЬ ХӘКИМОВ “ТАТАРЛАРНЫҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ” РОЛИГЫН ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК

31 май көнне Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музеенда “XX гасыр татар тарихы” темасына “Акыл фабрикасы” белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең лекториясе узачак.

татСПИКЕРЛАР

Фәннәр Академиясе һәм Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих Институты директоры Рафаэль Хәкимов Татар республикасына нигез салучылар турында сөйлиячәк; Казан федераль университетының татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы ассистенты Илдар Шафиков “100 ел элек татарлар арасында барган иҗтимагый бәхәсләр” темасына чыгыш ясаячак; Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов Татар республикасының альтернатив проектлары белән таныштырачак. Шулай ук төркемнәрдә «Татарстановедение» дип аталган интератив уен оештыралачак.

Акыл фабрикасы лекториясе кысаларында “Татарларның килеп чыгышы” дип аталган видеороликның премьерасы булачак. Бу Фәннәр Академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, “Татармультфильм” оешмасы һәм Татар балалар нәшриятының уртак проекты. “Татарларның килеп чыгышы” – Татарстан тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүчеләр өчен яңа продуктлар башлангычы. Әлеге видеоролик Алтайдагы Һун дәүләтеннән алып Идел буендагы Казан ханлыгы чорына кадәр вакытны, татар халкының формалашу тарихын визуаль рәвештә күзалларга ярдәм итә. Ул өч телдә төзелгән: татар, рус, инглиз. Бу караучылар аудиториясен киңәйтергә ярдәм итәчәк.

Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты.

Белешмә:

Белем бирү һәм проектлар мәктәбе – “Акыл фабрикасы”. Башка регионнардан, чит илләрдән килгән сәләтле, актив татар яшьләре, оешма җитәкчеләре өчен интенсив мәктәп.Татарстанның алдынгы спикерлары һәм экспертлары “Акыл фабрикасы” мәктәбенең лекторлары. Мәктәп кысалырында уртак проектларны үстерү буенча семинарлар, интерактив мәйданчыкларның төзүчеләре белән воркшоплар уза. Шулай ук иҗтимагый стратегик сессия, төркемле эшләр үткәрелә.Проектның төп үзенчәлеге –

чаралар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үтә. Мәктәпне узучыларга лицензияле сертификат тапшырала. Белем бирү мәктәбе “Акыл фабрикасы” әлеге темаларга уздырылды: “ Тарих һәм туризм”, “Бала үсеше һәм тәрбия” һәм Әстерхан шәһәрендә “Этномәдәни проектларның менеджменты”.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*