tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафаэль Сибатны искә алдылар
Рафаэль Сибатны искә алдылар

Рафаэль Сибатны искә алдылар

Туган көне уңаеннан Киров өлкәсе Вятка Аланы районы Түбән Шөн авыл мәктәбендә татар әдибе Рафаэль Сибатның истәлек кичәсе узды.

Кичә башында укучылар аерым бер горурлык хисе белән үз мәктәпләрендә укып чыккан данлыклы шәхесләрнең барсын исемләп чыкты: Советлар Союзы Герое Фәйзрахман Сабиров, Социалистик Хезмәт Герое Таһир Галиәхмәтов һәм өч мәртәбә Дан ордены кавалеры Хаҗи Миникаев, Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премия иясе, танылган балалар язучысы Ләбибә Ихсанова, талантлы журналист, татар халкының яраткан журналы “Сөембикә”нең баш редакторы булып хезмәт куйган Венера Ихсанова һәм гомеренең ахырына кадәр авылларында яшәп иҗат иткән, Гаяз Исхакый исемендәге мәртәбәле бүләккә лаек булган язучы, шагыйрь һәм журналист Рафаэль Сибат.

Үзләрен Сибат варислары дип атап, балалар аның тормыш юлына тукталды. Әдәби-музыкаль композиция рәвешендә оештырылган кичәгә килүчеләр игътибарына укучыларның Рафаэль Сибат иҗадын өйрәнүне үз эченә алган фәннә-гамәли эшләрен чагылдырган тупланмалар һәм татар әдибенең басылып чыккан китапларыннан торган күргәзмә тәкъдим ителде. Кичәне Түбән Шөн мәктәбе исемен Россия күләмендә танытып Мәскәүдә татар теленнән ачык дәрес үткәргән Нурания ханым Сафина алып барды. Ул чараны оештыруда бар яктан ярдәм иткән Киров өлкәсе татарларының региональ мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф әфәнде Фәсхетдиновка һәм килгән кунакларга рәхмәт белдерде.

Ш.Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*