enrutat
Баш бит / Рафаил Хәкимов: “Русиянең таркалуы берсенә дә файдага түгел”
Рафаил Хәкимов: “Русиянең таркалуы берсенә дә файдага түгел”

Рафаил Хәкимов: “Русиянең таркалуы берсенә дә файдага түгел”

Соңгы атна вакыйгаларга бай булды. Алар хакында без Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил ХӘКИМОВ белән сөйләштек.

— Рафаил әфәнде, бу атнада барлык матбугат Борис Березовскийның үлеме турында сөйләде. Аны төрлечә шәрехлиләр, кемдер даһи иде дип мактый, кемдер аны иң зур угры дип атый. Ельцин чорында илнең иң бай кешесе соңгы елларда качып Лондонда яшәде. Фәкыйрьлеккә чыккан, асылынган дип язалар. Вакытында аның белән татар милли хәрәкәте дә аралашты, аны либерализм, демократия китерүче дип яклаучылар да бар…

— Березовскийны демократия алып килүче дип атау артык. Ул аңардан оста файдаланган шәхес кенә. Мин олигархларга ышанмыйм, алар ничек кенә сайрамасын, беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен кайгырталар, халыкка әллә ни файда юк. Зыяны күбрәк, бигрәк тә икътисадка. Олигархлар, шул исәптән Березовский ни рәвешле баеды? Кем хисабына капитал туплады? Аның күбесе урланган, хәрәм акча бит. Чит илдәге миллиардерларның шактые аздан башлап, еллар дәвамында эшләп капитал туплаган кешеләр. Ә бездә 90 нчы елларда буталчык заманнардан файдаланып баедылар.

— Березовский: “Иң зур ялгышым — Путинны президент итүем, бу зур үкенечем булды”, — дип сөйләде…

— Шуны гына әйтә алам: ул илдә күп бутап йөрде. Сәясәткә дә тәэсире булмады түгел. Уңай дип әйтә алмыйм. Ельцин, Горбачевның нинди кеше булганнары аңлашыла иде, ә моның юк, ул үз кесәсен кайгыртты. Читтә Русияне сагынып үлде, диләр, аны кызганалар. Бай кешеләр ватаннан бигрәк акча ярата, аларның җирсүенә ышанмыйм. Ил белән, мондагы кешеләр белән талашып бетте, күпме акчага ия булса да, мескен булып чит илдә үлде.

— Мәскәү телеканаллары Кипрдагы хәлләрне сугыш кырыннан “сводкалар” кебек тараталар. Илнең урланган, салымнан качкан акчалары шушы кечкенә офшор утрау-ил банкларында сакланган өчен борчылалар. Анда Татарстан акчалары да бармы?

— Бармы-юкмы, белмим. Безгә нинди зыян булсын ди? Безнең икътисад монда, бу җирдә ясала. Андагы акчалар — байлар кайгысы. Татар байлары кайда саклаганы турында миндә мәгълүмат юк.

Кипр берни эшләмичә, җитештермичә акча җыеп, процентка яшәргә тырышты, ләкин мондый система барыбер тишеп чыга, озакка сузылмый.

— 100 мең евродан арткан “вклад”ларның 20-30 %ы тотып калыначак, дип әйттеләр. Шул рәвешле Европа Русиянең арт сабагын укытырга теләп, махсус эшлиме моны?

— Махсусмы, белмим, ләкин алар нишләргә тиеш соң? Тәртип салалар. Германия адымын да аңлыйм. АКШта, мәсәлән, дәүләт акчасы ята икән, барысы да аның кайда, нинди банкта сакланганын белә. Европа бөтен банкларның бертөсле эшләвен, нинди акча кайдан килгән, кайда киткән — барысы да ачык булуын тели. Ничектер вәзгыятьне коткарырга кирәк бит. Бөтен дөньяда банклар котырды.

— Түбән Камадагы прокурор мәктәптә яулыктан йөргән кыз балаларга кисәтү ясады. Яулыктан курку чире Татарстанга да килеп җиттеме?

— Артык куерталар бу мәсьәләне. Аны бүген Татарстанда тагын калкытып чыгарырга нигә кирәк иде? Әйе, кызларның да, ир-егетләрнең дә гарәпчә киенеп йөрүләрен үзем дә яратмыйм, күңелемә ятмый. Татарга хас түгел. Аны мода кебек карыйм. Гарәпләргә охшатып йөрүне яратмыйм. Яулык ябалар икән, зыян юк, кешенең ничек киенүе аның ихтыярында. Киенмәүгә, чишенеп йөрүгә караганда хәерлерәк. Мәктәптә уртак бер форма булырга тиеш. Яулыктан йөри икән, зыяны юк, ләкин артыгы да кирәкми. Яулык ябу ул әле мөселман дигән сүз түгел. Паспортка яулыктан төшү мәсьәләсен хәл иттеләр, димәк, мәктәп балалары да канунны бозмыйлар.

— Мәскәүдә “Бердәм Русия” фиркасеннән әле бер, әле икенче түрә чыга. Безнең Олег Морозов, мәсәлән, президент администрациясеннән берничә кеше саубуллашты. Бата торган корабтан беренче күселәр качкан кебек, монда да хәлләр шулайракмы әллә? Бу партиянең бетүеме?

— Түрәләрнең аннан китә башлавы табигый хәл. Соңгы Русия Думасына булган сайлауларда “Бердәм Русия”нең ничек итеп сайланганын барыбыз да күрдек. Халык арасында аның дәрәҗәсе юкка чыкты. Мондый хәлдә кемгә кирәк ул? Беренче съезддан соң бу фирканең киләчәге юк икәнен сиздем. Ул әлегә административ ресурс белән яшәп килә, ләкин озакка түгел, таркалачак. Бу фиркагә таянып, яңасын кору авыр булачак. Олег Морозов белән вакытында төбәкләр фиркасен оештырып йөрдек. Ул бүген дә актуаль, төбәкләргә үзләрен күрсәтергә кирәк. Менә аны торгызсалар, яхшы булыр иде!

— Үзәк матбугат “Бердәм Русия” депутатлары белән аяк терәп телләшә, алар турында әллә нинди мәгълүматлар тартып чыгара: чит илдәге капиталлары, ике ватандашлыклары турында… Мәскәүдә демократия урнаштымы, журналистларның сүзе үтә башладымы?

— Дөрес, бу бәйсез журналистика сыйфатлары. Шул ук вакытта власть өчен көрәшкәндә барыбер кемдер, ниндидер фирка өчен тырыша. Журналистика сәясәттән читтә була алмый. Барыбер берәү икенчесенең мәнфәгатен кайгыртып, алга сөрә. Ләкин бу барыбер безгә начар түгел, интернет заманында мәгълүмат тиз тарала, капчык төбендәге безне яшерү авырлашты. Цензура булмау — демократия билгесе, ләкин безгә дөрес, кирәкле мәгълүматне аера белергә кирәк. Корбан булып калмас өчен кемнең нинди уен уйнаганын чамалый белү мөһим. Моның өчен акыл кирәк.

— Үткән атнада милли хәрәкәт Татарстанда бәйсезлек турында референдум уздырылуга 21 ел тулу уңаеннан митингка чыкты, Татарстан мөстәкыйль республика дигәнне искә төшерделәр. Соңгы вакытта Европада да аерым төбәкләрдә бәйсезлек кәефе көчле. Каталоннар, Шотландия… Якындагы 10-20 ел эчендә Европада, Русиядә яңа дәүләтләр барлыкка килерме?

— Шотландиягә дә, Каталониягә дә бу гамәлне башкару җиңелрәк, алар бер урында тупланып яши. Аннары Европа кануннар өстенлек иткән цивилизацияле ил. Татарга бу яктан авыр. Без таралып яшибез бит. Кем кайда! Шуңа күрә монда хәлләр икенчерәк.
Русияне Алтын Урда варисы буларак кабул иткәнгә күрә, аны үзебезнең җир итеп кабул итәм. Русиядә төбәкләр аерылу бик мөмкин, ләкин бу Мәскәү сәясәтеннән барлыкка киләчәк. Чын федератив төзелешкә, идарә итү системасына күчсә, Русия сакланып калачак.

— Бу күбрәк Мәскәүгә файдалы бит, безгә түгел…

— Зур дәүләт барысына да файдалы. АКШны алыйк, анда һәр штатның үз кануннары, хокуклары бар, һәрбер штат, теләсә, үз валютасын да кертә ала. Шуңа күрә без аерылабыз дигән сүз чыкмый, киресенчә, аларга көчле зур АКШ эчендә яшәү уңайлы. Ә бездә Мәскәү төбәкләрне үзеннән биздерә! “Вертикаль власти” дип, төбәкләр белән исәпләшмичә, мәгънәсез кануннар чыгарып, бөтен акчаны бер җиргә туплап, аннары аны сәдака итеп тарату дөрес түгел. Әгәр шулай дәвам итә икән, Татарстан түгел, Ерак Көнчыгыш безгә аерым яшәү уңайлырак дип әйтергә мөмкин. Аларның Мәскәү белән вакыт арасы гына да 5-7 сәгать бит! Мәскәү уянып идарә итә башлаганчы, анда ярты көн узган була. Бу бит икътисадка бәйле. Русия эчендә сәүдә итү авырлашты. Идел әле Урал белән аралаша, алар арасында икътисад элемтәләрен ныгытып була. Ләкин Себергә яки аннан тауар ташу авыр, кыйммәткә төшә.

Гомумән, дәүләт таркалганда илнең хәле начарлана, буталчыклар күп була. СССР таркалды, кем аңардан шулкадәр отты? Балтыйк илләре бай яшиме? Украина буталып бетте, Белоруссияне аңламассың… Үзбәкстан хәерче, Кыргызстан, Таҗикстан бөлгенлеккә төште. Бары тик Казахстан гына отты, ә алар СССРның таркалуын теләмәгән иде!

— Федератив төзелешне яңадан эшләтеп җибәрергә кирәклеген Мәскәү аңлармы соң?

— Шикләнәм. Анда аңлый торган сәясәтчеләр күренми. Ләкин Мәскәү телиме-теләмиме, аңа барачак, чөнки башка альтернатива юк.

— Татарстан диния нәзарәте рәисен сайлауда республика хакимияте Камил Сәмигуллинга төртеп күрсәтте. Гадел сайлаулар булса, кем җиңәр иде?

— Дәүләт бу мәсьәләләрдән читләшә алмый, ул да үз сүзен әйтергә тиеш. Читтән генә, теләсә нәрсә эшләсеннәр, ди алмый хөкүмәт. Татарстанда атышлар, шартлаулар да күзәтелгәч, югары җитәкчеләрнең бу эштә җаваплылыгы булырга тиеш.

Кемне сайлаганнарын, кемнәрне тәкъдим иткәннәрен карыйм да, берсенә дә ышанычым, өметем юк. Татар исламы, җәдитчелек дип ачык әйтсәләр, куаныр идем. Барысы да кемнеңдер артыннан ияргән руханилар.

Камил Сәмигуллинны белмим, ул үзен кадимче диде, миңа әллә ни кызык түгел. Кадимчеләр чеп-чи доносчиклар, охрана белән эшләгән кешеләр. Теләсәгез, архивтан алып күрсәтәм! Уңышлар телим, тырышып карасын әйдә.

Абруйлы кеше булсын иде ул. Оста менеджердан бигрәк, үз артыннан кешеләрне ияртә, имамнарны берләштерә алырлык шәхес кирәк иде. Ярдәм сораса, минем булышмыйча калганым юк.

Автор: Римма Бикмөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*