tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рафаил Субаев (Рафаил Сираҗи) 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Рафаил Субаев (Рафаил Сираҗи) 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Рафаил Субаев (Рафаил Сираҗи) 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген, 2 октябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессының Чүпрәле районындагы җирле оешмасы, район җәмәгатьчелеге белән берлектә, районыбызның күренекле кешесе, Татарстан Язучылар Берлегенең шәрәфле әгъзасы, шагыйрь, журналист, тарихчы Рафаил Субаевның (Рафаил Сираҗи) 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Рафаил ага Субаев бар гомерен милләткә хезмәт итүгә багышлады. Ул дистәләрчә еллар буена халкыбыз, туган төбәгебез тарихын өйрәнде. Район һәм республика газеталары битләрендә даими басылып килгән язмалары күпләребездә Чүпрәле төбәгенең үзенчәлекле үткәне һәм бүгенгесенә карата кызыксыну уятып, үз тарихыбызны тагын да ныклабрак өйрәнергә этәргеч бирде. Рафаил Субаевның архивларда, музейларда, фәнни китапханәләрдә 30 елга якын эзләнүләренең нәтиҗәсе буларак, 2010 елда аның “Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар” исемле 1000 гә якын биттән торган капиталь хезмәте дөнья күрде. Бүген бу китап җирле тарихчыларыбыз өчен дә, күп кенә галимнәр өчен дә бик тә кирәкле кулланма булып тора.

Рафаил Сираҗи лирик, фәлсәфи, соңрак дини темаларга йөзләгән шигырь һәм поэмалар, сонетлар, җырлар, чәчмә әсәрләр иҗат итте. Аның 30 дан артык китабы районда гына түгел, республика, ил күләмендә дә үз укучыларын тапты. Шигырьләренә шактый гына санда җырлар язылды. Р.Субаев иҗатына күп кенә язучылар, тел галимнәре тарафыннан тиешле бәя бирелде.

Р.С.Субаев Чүпрәледә Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы эшли башлаган көннән алып, бу оешманың актив әгъзасы булып тора, оешма үткәргән чараларда теләп катнаша, үзенең бай тәҗрибәсе белән ихлас уртаклаша. Ул – Бөтендөнья татар конгрессының 1 нче съезды делегаты, районыбызның Зәки Нури исемендәге мәдәни премиясе лауреаты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*