enrutat
Баш бит / Рафинат Сәлахов: «Әтине тыңламаган идем…»
Рафинат Сәлахов: «Әтине тыңламаган идем…»

Рафинат Сәлахов: «Әтине тыңламаган идем…»

Ижау шәһәрендә гөрләп узган «Ижау моңнары» республикакүләм фестиваль-конкурсына Казан шәһәреннән килгән кунаклар арасында баянчы Рафинат Сәлахов та бар иде. Аның белән якыннанрак танышу мөмкинлегеннән файдаланып, иҗат юлы белән кызыксындым, татар теленә, мәдәниятенә карата фикерләрен белдем. Бөек җырчы Илһам Шакиров белән эшләгән еллары хакында да сөйләштек. Рафинат әфәнде түбәндәгеләрне сөйләде.

“Минем әни — Сәлимә Габдрахман кызы Шляпина Иж-Бубый авылы кызы. Алабуга педагогия институтын тәмамлагач, аны юллама белән Саба районына эшкә җибәрәләр. Шунда кияүгә чыгып, 4 баланы тәрбияләп үстерә. Үземне белгәннән бирле Иж-Бубый авылына әби-бабайга кунакка кайтып йөрдем. Бу якны мин үз иттем. Безнең авылда башлангыч мәктәп кенә иде.

Икенче авылга йөреп укымас өчендер инде, әни, әби-бабай белән сөйләшеп, мине Иж-Бубый мәктәбенә укырга бирде. 5-6нчы сыйныфларда Иж-Бубый мәктәбендә белем алдым. Әлеге мәктәптә әнинең ике туган апасы Вәсимә Шляпина немец теленнән һәм музыкадан укытты. Ул фортепианода уйный иде. Вәсимә апа мине чакырып, әзрәк музыка дәресләре дә бирде. Соңыннан Саба районының Сатыш авылында укуымны дәвам иттем.

Ә мәдәнияткә бик сикәлтәле юллар үтеп килдем. Әти Ясәви Сәлах улы гел районда эшләде. Атаклы гармунчы Фәйзулла Туишев студентларны үзенең фатирына җыеп укыта торган булган. Әти аның дәресләрен алган. Ул өздереп тальянда, гармунда, хромкада, Саратов гармунында уйный иде. Ә мин 3 яшьтән гармунда уйный башладым. Әти музыка көллияте директорлары белән очрашканда, гел минем хакта сөйләшә торган булган. “Улыгызны алып килегез”, — дигәннәр. Тик мин үз белдегем белән химик-аппаратчы һөнәрен бирүче көллияткә укырга кердем. Имеш, тиз генә һөнәр алам да, акча эшлим. Дары заводында эшләгәндә, яңадан кулыма баян тота башладым һәм баянчылар курсын тәмамладым, аннан мәдәният институтына укырга кердем. Армиядә хезмәт иткәндә дә тынлы оркестрда эшләдем.

Хәзер шәһәрнең Ш.Мәрҗәни исемендәге мәктәптә үзем балаларга музыка серләрен өйрәтәм. Балалар өчен ”Көләсе килеп тора” дип исемләнгән җыр китабын чыгардым. Бу җыентыктагы шигырьләрнең сүзләре көчле. Хәзер балалар өчен конкурслар оештырып, аларны сәхнәгә чыгарабыз. “Дуслык җирендә” исемле халыкара конкурсны балалар лагерьларында, Сабантуйларда уздырабыз. 30лап регионнан катнаштылар инде. Декабрь аенда минем педагогик стажыма 40 ел була. Шунда әлеге конкурска йомгак ясарга ниятебез бар.

Мин бик күп еллар бөек җырчы Илһам абый Шакиров белән эшләдем. Ул: “Дин, моң булса, тел бетмәс”, — ди иде. Җыр аркылы без тарихны да, гореф-гадәтләребезне дә өйрәнә алабыз. “Дин”, “моң” сүзләренә мин “театр” дип тә өстәр идем. Мәдәниятебезне, телебезне саклау өчен Татарстанда зур конкурслар уздырыла. Сабантуй бәйрәме уздыру колач җәйде, хәтта Америкага кадәр барып җиттек. Бу йолабыз да — татарларны берләштерүче чараларның берсе.

Ә Илһам абый Шакировка килгәндә, аны беркем белән дә чагыштырып булмый. Җырчы буларак аның үз-үзен тотышына, киеменә, тавышына, репертуарына сүз тидереп булмый. 40 яшендә инде ул 600 җыры тупланган җырчы була. Илһам абый 44 яшендә яңа җырларны җырлый алмады. Яшь композиторларның ритмын кабул итмәде. Ул яңа җырларны бик сайлап кына башкарды. Мәсәлән, Ганс Сайфуллинның, Рөстәм Вәлиевнең, Фәрит Хатыйповның, Риф Гатауллинның берничә җырын башкарды. Илһам абый үзенең репертуарына кире кайта-кайта ул җырларны яңадан сәхнәгә күтәрде. Илһам абый Шакировның өч китабын нәшер итүдә актив катнаштым. Шушы китап-лар өчен “Бәллүр каләм” фестивалендә лауреат та булдым.

Удмуртия, Әгерҗе якларын хәзер дә үз итәм. Монда туганнар, авылдашлар белән очрашам. Бергә укыган классташларым Иж-Бубый мәктәбенә очрашуларга чакыралар. Ижау шәһәрендә узган “Ижау моңнары” конкурсына да бик теләп килдем. Аның киләчәктә дә дәвамлы булуын телим. Бу конкурс халыкны берләштерә, биредә бер-берсен ишетәләр, күрәләр, аралашалар. Яшьләр танышалар, гаиләләр корыла. Шуңа күрә телебезне, мәдәниятебезне саклыйк дисәк, мондый конкурслар уздырырга кирәк”.
Рафинат Ясави улы “Ижау моңнары” фестиваль-конкурсы көнне республиканың төрле авыл-районнарыннан, шәһәрләреннән килгән гармунчыларга дәресләр бирде, музыка уен коралларында уйнау серләрен ачты.

Фикерләр

Рафыйк Хөснетдинов, Ижау шәһәре: “Мин кечкенәдән үк баянда уйнарга өйрәндем. Соңрак гармун-баяннарны үзем төзәтә башладым. Шуңа күрә Рафинат әфәнде белән очрашып сөйләшү миңа бик кызыклы һәм файдалы булды. Соңгы вакытта курайда уйнарга өйрәнә башладым. Остаханәдә аның курайда уйнарга өйрәтүе икеләтә куаныч булды. Аның белән якыннан танышып, киләчәктә дә элемтәдә торырга сөйләштек.

Раил Байкузин, Глазов шәһәре: “Беренче тапкыр “Ижау моңнары” конкурсында катнашканда миңа 14 яшь иде. Ничә еллар буе бу мизгел матур хатирә булып күңелдә сакланды. Менә инде икенче тапкыр нәкъ “Спартак” халык иҗаты йортында бу конкурста катнашу миңа зур мәртәбә булды. Ул еллардан соң инде мин махсус белем алдым. Бүгенге көндә аккомпаниатор булып эшлим. Бу юлы конкурста остаханәләр булу конкурсның дәрәҗәсен нык күтәрде. Һәр конкурсант белем алып кайтып киткәндер дип уйлыйм. Осталарның Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәреннән булуы зур куаныч. Без Ижау шәһәреннән читтә яшәүчеләр татар теленә, моңына сусап яшибез. Рафинат әфәнденең сабаклары алга таба минем хезмәтемдә, иҗатымда бик кирәк булачак. Оештыручыларга, остаханәдәге укытучыларга зур рәхмәтемне белдерәм!

Рилия ЗАКИРОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*