tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында җыелган акча 6 авыру балага дәвалану өчен бүлеп бирелде
“Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында җыелган акча 6 авыру балага дәвалану өчен бүлеп бирелде

“Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында җыелган акча 6 авыру балага дәвалану өчен бүлеп бирелде

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия акциясенең нәтиҗәләре билгеле. Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондына ел саен уза торган традицион айлык кысаларында 380 000 сум күләмендә акча җыелды һәм ул алты авыру балага дәвалану өчен бүлеп бирелде.

Битараф булмаган һәм актив кешеләрнең ярдәме белән “Зәкят” фонды тарафыннан ярдәм алучы төрле формадагы ДЦП белән интегүче балалар сәламәтләнүгә тагын да якынайдылар. Аларга узу тиешле булган реабилитация курслары алган күнекмәләрне ныгытырга һәм яңаларын үзләштерергә ярдәм итәчәк: басарга һәм утырырга, йөрергә, мөстәкыйль ашарга һәм сөйләшергә өйрәнү. Әлфия Борһанова, Морат Нәгыймов, Фәридә Шәйдуллина, Әминә Дәүләтшина, Эльза Емекова һәм Аделина Хәсәнова һәм аларның әти-әниләре балаларның язмышына битараф булмаганнарга рәхмәтләрен җиткерәләр. Аллаһы рәхмәтеннән аермасын!

ТР мөселманнары Диния нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*