tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамил Мөхетдинов: “Арча комсомоллары белән горурланабыз!”
Рамил Мөхетдинов: “Арча комсомоллары белән горурланабыз!”

Рамил Мөхетдинов: “Арча комсомоллары белән горурланабыз!”

Бүген Арча сәнгать мәктәбендә Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан “Казан арты” музее хезмәткәрләре тарафыннан күргәзмә һәм сәнгать мәктәбе укучылары, район мәдәният хезмәткәрләре катнашында концерт оештырылды. Әлеге чарага Арча комсолының төрле еллардагы җитәкчеләре, әгъзалары килгән иде.

“Районыбызның күп җитәкчеләре комсомолда тәрбияләнгән, анда тәҗрибә алган шәхесләр. Хәзерге көндә алар нык адымнар белән үз тәрбияләрен яшь буынга җиткерә. Шушы көннәрдә яшьлек хатирәләрен искә алу, “Казан арты” музее хезмәткәрләре тарафыннан булдырылган күркәм күргәзмә, совет, комсомол җырларыннан оештырылган әлеге концерт яңадан үткәнне, аның матур мизгелләрен яңарта. Яшь буын бу тарихны белергә тиеш. Без сезнең эш гамәлләрегезгә сокланабыз. Сезнең белән бергә яшәү, эшләү белән горурланабыз, хәрмәтле комсомоллар!” – дип сөйләде әлеге тантаналы концертта район мәдәният идарәсе, Татар конгрессының Арча районы бүлеге җитәкчесе Рамил Рафис улы Мөхетдинов.

Комсомолның 100 еллыгы уңаеннан “Казан арты” тарих-этногрфия музенда, Арча балалар сәнгать мәктәбендә мәдәни чаралар, районның һәр мәктәбендә балаларга тәрбия семинарлары оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*