tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» иҗат фестивале унынчы тапкыр узды
Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» иҗат фестивале унынчы тапкыр узды

Расих Латыйпов идеясе белән оешкан «Халкым минем» иҗат фестивале унынчы тапкыр узды

Гали авылы эшкуары, күп еллар җирле “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы булган, халкы өчен хәләл малын һәм үзен жәлләмәгән мәрхүм Расих Мөҗаһит улы Латыйповның  туган көнендә – 17 февральдә — авылның Мә­дәният йортында унынчы тапкыр “Хал­кым минем” иҗат фес­тивале үтте.  Расих әфәнде узган елның 6 мартында вафат булды, аңа быел 53 яшь тулган булыр иде.

Гали авылы бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар, Татарстанның “Яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруының авторы Ләйсәнә Садретдинова, Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәләхов, Резеда Шәрәфиева, өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр  Иванович Ларионов, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Федорович Рябов, өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, Самар татарлары тормышы үзә­гендә кайнаучы, аның тарихын барлаучы журналист, җә­мәгать эш­леклесе Шамил Хәйдәр улы Галимов һәм башкалар бар иде.

Фестивальне алып баручылар Гөлназ Шәйхи һәм Фердинанд Сәләхов тамашачыларны сәламләделәр һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасын оештыручыларның берсе, оешманың рәисе урынбасары, I Бөтенроссия авыл Сабантуен, Похвистнево районында «Туган тел» татар җәмгыятен оештыручы, гомумән олпат шәхес Расих Латыповны искә алдылар.  Коръәнхафиз  Әбделвахит хәзрәт Рәсих Мөҗәһәт улы рухына сүрә укып, барлык халык бергәләп дога кылды.

Сүзне мөхтәрәм кунаклар — мөфти Талип хәзрәт Яруллинөлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр  Иванович Ларионов, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Федорович Рябов та алдылар. Алар да  Рәсих Латыйпов турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.

– Расих Латыпов — үз авылының, районының, халкының патриоты булды. Аның исеме мәңге онытылмаячак…   Расих Латыпов туган авылын, туган җирен, авылдашларын хөрмәтләде, гаиләсен, туганнарын, дусларын яратты. Ул халык дип, милләт дип, Гали авылы дип яшәде, — дип сөйләделәр чыгыш ясаучылар.

Александр Иванович Ларионов һәм Юрий Федорович Рябов исеменнән шулай ук чараны оештыручыларга Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән дә унынчы «Халкым минем» иҗат фестивален оештыруда катнашкан Шәйхетдинова Кәүсәр ханыма, Газизов Радик әфәндегә,  Абсаттаров Ленар әфәндегә, Төхбәтшина Резедә ханыма, Хәйруллина Гөлшат ханыма, Асылгәрәева Зөлфия ханыма, Кәримова Илһамия ханыма, Морзаханова Саимә апага, Сәлихов Дәрҗеман агага, Гарифуллин Әсхәт агага Рәхмәт хатлары бирелде.

Расих әфәнденең хәләл җефете Кәүсәр ханым да мәртәбәле кунакларга, чараны оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга үз  рәхмәтләрен җиткерде.

– Бер ел элек Гали авылы гына түгел, ә төбәгебез милләттәшләре һәм, гомумән, бөтен татар дөньясы үзенең затлы улын, бөек шәхесен, милләтпәрвәрне — Рәсих Мөҗәһәт улын югалтты. Без аңа барсы өчен дә бик рәхмәтле, мәрхүмнең рухы шат булсын иде. «Халкым минем” фестиваленең дәвамлы булачагына ышанасы килә, без аны үткәрүдә матди һәм мәгълүмати ярдәм итәргә тырышырбыз, – дип белдерде Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров.

Шамил Хәйдәр улы Галимов галилеләргә  бүләккә күптән түгел генә дө­нья күргән “Самара төбәге татарла­ры: тарихи-этно­гра­фик һәм җәм­гыяви-икъ­ти­садый очерк­лар” дип аталган фәнни җыентыклар алып килгән иде. Китапның берсен ул Расих әфәнденең хәләл җефете Кәүсәр ханыма тапшырды.

Фестиваль Самара шәһәреннән, Похвистнево районы авылларыннан, Камышлы районыннан килгән үзеш­чән сән­гать осталарының чыгышлар белән үрелеп барды. Татарстанның халык артистлары Фердинанд Сәлахов һәм Резеда Шәрәфиева да үзләренең репертуарларыннан халык күңеленә бик ятышлы җырларын башкардылар. Тамашачы аларның чыгышларын көчле алкышларга күмде.

Чара дәвамында зур экранда Расих Латыйповның  фотосурәтләре алмашынып торды. Якыннары белән төшкән кадрларга караган саен тамашачыларның күзләренә яшьләр тыгылды.


Җирле шагыйрьләр  — Гали авылыннан Саимә Морзаханова һәм Балыклы авылыннан Рәшит Фәрдиев Расих Латыйпов истәлегенә багышлап язылган иҗат җимешләрен укып үттеләр. 

— Туган көнең бүген синең,  Расих!
Изгелегең калды үрнәккә.
Ераклашкан саен көннәр, еллар,
Син һәрвакыт безнең йөрәктә.
Туган авылың, динең, телең  өчен
Җаның кызманмадың, тырыштың.
Ятимнәрнең, мохтаҗларның  зарын
Аңлый белдең, һәрчак  булыштың.
Табышлар һәм югалтулар булды,
Иртә иде әле китәргә.
Тормыш юлларыңда эзең калды,
Эшең калды дәвам итәргә.
Биредә бар бала-оныкларың
Гомер үрләренә менәргә.
Яшь сабыйдай тыныч йокла,  Расих!
Урының булсын җәннәт түрендә.
Нишлисең бит, Ходай шулай  язгач, 
Барыбыз да шунда барачак.
Онытмыйбыз сине, исемең мәңге
Халык күңелендә калачак, — дип  язган Саимә ханым «Онытмыйбыз сине мәңге!» дигән шигырендә.


Рәшит әфәнденең шигырендә әнә шундый юллар бар иде:

– Кояш нурын кара болыт каплады күк!
Бу хәлләрне ничек аңларга?
Расих дустым вафат диеп хәбәр килде,
Шул җитмәгән безнең башларга!
Нигә алдың бездән, бер Ходаем,
Канат җәеп очкан көнендә?
Изге кеше, көмеш судай, чылтыр-чылтыр
Ага иде Ислам динендә!
Үрнәк булып безгә янып тора иде
Күкрәгендә сүнмәс йөрәге!
Халкым минем яшәсен, дип дога колгач,
Кабул булды аның теләге!
Син уйлама, Расих, оныттылар диеп,
Син яшисең халкым телендә!
Балаларга-оныкларга әйтеп киләм:
Изгеләр бар Самар җирендә!

Фестивальдә барлык катнашучыларга да әле яңа нәшер ителгән, Расих Латыйповның якты истәлегенә багышланган “Милләткә багышланган гомер” исемле җыентык бүләк ителде. Бу китапта Расих Мөҗаһит улытурында истәлекләр, үзе исән вакытта матбугат битләрендә дөнья күргән язмалар урын алган. Төзүчесе — Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Гөлназ Шәй­хи.

Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен күргәзмә дә оештырылган иде. Анда Гали уңганнарының кул эшләре бар иде.


Ахырдан авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев та күркәм чыгыш ясады, әлеге чараны оештыручыларга, барлык катнашучыларга һәм кунакларга рәхмәтләрен әйтеп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары белән Расих Латыпов исемен йөрткән «Халкым минем» иҗат бәйгесен  алга таба да дәвам итүләрен вәгъдә итте. Аның бу сүзләрен зал тулы тамашачы алкышлавы белән хуплап алды.


Римма НУРЕТДИНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*