tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Әхмәтшин Әлфия Авзалова гаиләсе белән очрашты
Равил Әхмәтшин Әлфия Авзалова гаиләсе белән очрашты

Равил Әхмәтшин Әлфия Авзалова гаиләсе белән очрашты

Зөлфия Нигъмәтҗанова һәм Гүзәл Авзалова белән  Татарстан Премьер-министры урынбасары, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты. Анда шулай ук Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурсның гала-концертын оештыручылар да катнашты. Чара Мәскәүдә 30 нчы мартта “Измайлово” концертлар залында узачак.

Очрашу гала-концертка әзерлек кысаларында үтте. Вәкиллек чараны оештыруда булыша. Гала-концертта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов, Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Рәшит Сабиров, Нәфкать Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев, Алинә Шәрипҗанова, Халыкара конкурслар лауреаты Илнар Миранов һәм башкалар катнаша.

Исегезгә төшерәбез, Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган беренче концерт Мәскәүдә 2018 нче елның 16 нчы августында узган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*