tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу тантанасы була
Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу тантанасы була

Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу тантанасы була

21 апрельдә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай премиясе лауреаты, режиссер Равил Тумашевның тууына 95 ел тула. Шул уңайдан 20 апрельдә 10.00дә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салу чарасы була.

Чарада мәшһүр режиссерның балалары, туганнары, Тинчурин театры коллективы, шулай ук ТР Мәдәният министрлыгы һәм республиканың башка театрлары вәкилләре катнашуы көтелә.
 
Белешмә өчен. ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Тумашев 1923 елның 21 апрелендә Семипалатинск шәһәрендә күренекле сәнгатькарләр – Кәшифә һәм Рәхим Тумашевлар гаиләсендә дөньяга килә.
 
Балачагы Казанда һәм өлешчә Мәскәү шәһәрендә балалар йортында уза. 1941 елда Казан шәһәренең 15 мәктәбен тәмамлый һәм Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышы ветераны Р.Р.Тумашев 1942 елдан алып 1946 елга кадәр авыр сугыш юлы үтә; аннан демобилизацияләнеп капитан дәрәҗәсендә туган якларына кайта. Курск боҗрасы янында барган сугышларда катнашканы  һәм Украина, Польша җирләрен азат итү вакытында  күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “Сугышчан батырлыклары өчен” һәм ПХР ның ике “Көмеш хач” медальләре белән бүләкләнә.
 
Соңрак Р.Тумашев Луначарский исемендәге ГИТИСка укырга керә һәм аның режиссерлар хәзерләү бүлеген тәмамлый. Диплом спектакле итеп ул М.Фәйзинең “Галиябану” әсәрен сәхнәгә куя. 1963 елда Р.Тумашев Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер итеп билгеләнә. Биредә ул Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев һәм Аяз Гыйләҗев кебек күренекле милли драматурглар белән уңышлы хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, аларның әсәрләренә хас булган поэтика, югары гражданлык һәм психологик тирәнлекне чагылдырган спектакльләр тудыра.
 
Театр сәнгате  өлкәсендәге казанышлары өчен аңа 1966 елда “ТАССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән маклаулы исем бирелә. Ә 1976 елда исә Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”, И.Юзеевның “Сандугачлар килгән безгә” һәм Аяз Гыйләҗевның “Сары чәчәк ата көнбагыш” әсәрләре буенча куелган спектакльләре өчен Р.Р.Тумашев Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Тинчурин театры матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*