enrutat
Баш бит / Разил Вәлиев: Телсез халык милләт була алмый
Разил Вәлиев: Телсез халык милләт була алмый

Разил Вәлиев: Телсез халык милләт була алмый

Татарстанның дәүләт телләре турындагы законын кабул иткәнгә июль аенда – 27, аны гамәлгә ашыру программасы кабул ителгәнгә 25 ел тулды. Без шул хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәга­риф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, 1992 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында“ законны әзерләгән Мәдәният һәм милли мәсьәлә­ләр комиссиясе рәисе Разил ВӘЛИЕВ белән сөйләштек.

– Татарстанның яңа тарихы туксанынчы елларда башлана дип саныйбыз. Шушы еллардан башлап Татарстан парламентында бер мең ярымнан артык закон кабул ител­гән. Шулар арасыннан иң мөһим­нә­ре­нең берсе дип телләр турындагы законны атар идем. Чөнки 1990 елның 30 августында декларация кабул ит­кәндә үк бу мәсьәлә өскә калкып чыкты. Ул вакытта төп проблема рес­публиканың статусы, милке турында иде һәм тора-бара тел мәсь­әләсе дә алдынгы урынга чыкты. Татарстан Югары Советында тел мәсьәләсе ти­рәсендәге бә­хәс­ләр көн буе дәвам итте. Берәүләр – урыс теле генә, икенчеләр – татар теле генә, өченче­ләр ике тел дә дәүләт теле булырга тиеш, дип белдерде. Нәтиҗәдә, ике төп халыкның телләре – татар һәм урыс телләре дәүләт телләре дип игълан ителде. Шул декларация ни­гезендә без 1992 елны телләр турындагы законны кабул иттек һәм ул яхшы гына гамәлгә ашырыла башлады.

Ул елларда бик күп татар мәк­тәпләре ачылды. Район үзәклә­рен­дә, зур шәһәрләрдә татар мәктәп­ләре, лицейлары, гимназияләре бар­лыкка килде. Бу хәл милләтебез­нең киләчәгенә зур өметләр уятты. Чөнки телсез милләт була алмый. Без республика, милләт буларак сак­ланып калырга уйласак, табигый, беренче урынга тел мәсь­әләсе куелырга тиеш. Туган тел булмаса, милли сәнгать тә, милли әдә­бият та була алмый. Рәсем һәм музыка сәнгате генә телгә бәйле түгел кебек. Ләкин аларда да миллилек булырга тиеш. Миллилек кеше күңе­ленә иң элек тел аша үтеп керә. Шуннан соң инде шактый еллар узды. Билгеле, закон үзеннән-үзе эшләп китә алмый. Аны гамәлгә ашыру өчен дәүләт программасы кабул итәргә кирәк. Беренче дәүләт программасын без 1992 – 1994 елларда, ике ел буе эшләдек. Чөнки мондый тәҗрибәбез юк иде. Телләр турындагы законны да, аны гамәлгә ашыру программасын да милли рес­пуб­ликалар арасында без берен­челәрдән булып кабул иттек. Аны галимнәр, белгечләр белән бергәләп яздык. Ул 1994 елда кабул ителде һәм эшли башлады.

Әмма аны тормышка ашыру өчен бюджетта акча бик аз каралган иде. Ә дөньяда хәзер бер проблеманы да, бигрәк тә мондый катлаулы проблеманы, акчасыз хәл итеп булмый. Ниһаять, икенче, бигрәк тә өченче программаларны эшләгән­дә, хәл яхшы якка үзгәрде, шактый күп финанс бүлеп бирелде. Әйтик, элекке программаларда бер елга уртача 10–12 миллион сум каралган булса, соңгыларын гамәлгә ашыру өчен 120–140 миллион сум тәгаен­ләнде. Димәк, ун мәртәбә артты!

– Бу программаларны хөкү­мәт кабул иттеме?

– Беренчесен – Югары Совет, икенчесен – Дәүләт Советы, өчен­чесен – хөкүмәт. Чөнки Россиядә яңа закон чыкты. Элек дәүләт программаларын парламент кабул итә иде, хәзерге закон буенча – хөкү­мәт. Парламент кабул иткәндә аның кайбер өстенлекләре дә бар иде. Чөнки без закон үтәлешен һәр­вакыт конт­рольдә тоттык, хөкү­мәттән таләп иттек. Әйтик, бу өлеше ни өчен үтәл­мәгән, дип сорый, таләп итә идек. Һәр ел саен хөкүмәтнең хисабын тыңладык. Ә хәзер хөкүмәт үз-үзен­нән хисап сорый алмый бит. Парламент тарафыннан закон белән расланган булса, таләп итү җиңелрәк булыр иде. Телләр турындагы за­кон­ның һәм программаның уңай яклары күп булды. Беренче елларны акчасы азрак булса да, без ул акчаның бер өлешен югары уку йортларына бүлеп бирә идек. Чөнки тел проблемасы белән беренче чиратта уку йортлары шө­гыль­ләнә. Югары уку йортларында шул акча хисабына дәреслекләр язалар, тәрҗемә итә­ләр, татар телен укыткан өчен өстә­мә түләүләр бар иде. Соңгы елларда тел мәсь­әләсе вузлардан шактый читләште. Максатыбыз милли мәга­риф системасын балалар бакчасыннан башлап югары уку йортларына кадәр җиткерү иде бит. Инде хәзер мәктәп белән вуз арасында тел җәһәтеннән өзеклек барлыкка килде.

– Белүемчә, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телле математика укытучылары әзер­ли башладылар.

– Билгеле, анда математиклар профильле институттан килеп укыта. КФУда бу хәлне, татар телле математика укытучыларын татар мо­хитендә укыту, тәрбияләү өчен ки­рәк, дип аңлаталар. Бу яктан караганда, монда мантыйк бар. Чынлап та, укыту, белем бирү белән бергә мохит тә бик зур роль уйный бит. Бу уңайдан мин Минтимер Шәймиев башлаган күп телле мәктәпләргә зур өметләр баглыйм. Әмма анда нинди мохит булыр – шунысы да борчый. Әлеге күп телле мәктәптә татар мохите булдыруга ирешергә кирәк. Фәннәрне төрле телләрдә укытучы белгечләр табылыр. Милли мохит тудыру зарур. Бүгенге шартларда күп телле мәктәп бик тә кулай. Дөньяга чыгу өчен, инглиз телен өйрәнергә ки­рәк. Россиядә урыс телен белмичә яшәп булмый. Әмма милләтне саклау, үстерү өчен, һич­шиксез, татар телен белергә кирәк.

– Инде хәзерге хәлебезгә кил­сәк…

– Бүгенге вәзгыять туксанынчы еллардан бик нык аерыла. Россия­нең Мәгариф турындагы законына үзгәреш кермәгән ай юк бугай. Алай еш үзгәреш кертү мәгариф системасын кыен хәлгә куя, чөнки мәгариф идарәләре, мәктәпләр – һәммәсе үз эшләрен яңабаштан үзгәртеп корырга мәҗбүр була. Бу бик зур мәшәкать, ыгы-зыгы тудыра. Менә узган елның августында Россиянең мәгариф законына үзгәрешләр кертелеп, милли республикаларда туган телләрне укыту ата-аналар ихтыярына калдырылды. Бу нәрсә милли мәгариф өлкәсендә бик зур проблемалар китереп чыгарды. Ата-ана, туган телен сайлаганда, үз баласының язмышын гына хәл итми бит, милләт язмышын хәл итә, башка телдә укытырга ризалык биреп, милләтен үстерүгә киртә куя. Инде закон кабул ителгән, әмма әле һаман милли республикаларда дәү­ләт телләрен ничек укыту мәсьәләсе хәл ителмәгән. Безгә, Татарстанның мәгариф турындагы законын нигә Россиянең мәгариф законы белән тәңгәлләш­термисез, дип прокуратурадан ки­сәтүләр килде. Без аларга: “Бу законны гамәлгә кертү өчен, федераль мәгариф стандартларын кабул итү кирәк, дигән шарт куелган, ә алар бүгенгә кадәр юк, аннан башка мәктәп укыту тәртибен җайга сала алмый“, – дип җавап бирдек. Дәүләт теле ничек укытыла: төп фән буларакмы, мәҗбүри буларакмы – беренче чиратта шуны ачыкларга ки­рәк. Без бу уңайдан үз фикер-тәкъ­димнәребезне Россия Дәүләт Думасына, Мәгърифәт министрлыгына язып җибәрдек. Федераль стан­дарт­ларның инде проекты эшләнгән. Менә ике ел шуларны көтеп яшибез. Дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү, лицензия алу буенча да кыенлыклар бар.

Дәүләт Советында без һәрдаим бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирә алу мөмкинлеген булдыру мәсьәләсен күтәреп киләбез. Чөнки БДИне урыс телендә генә тапшыру Россия Конституциясенә каршы килә. Анда, Россиянең һәр ватандашы үз туган телендә белем алырга хокуклы, дип язылган. Ди­мәк, аларча, БДИ тапшыру белем алуга керми булып чыга. Югыйсә бу – белем алуның иң җаваплы, нәтиҗә ясый торган чоры. Дәүләт Думасында Татарстан депутаты Илдар Гыйль­метдинов, һич югы милли мәктәп­ләр­не, гимназияләрне тә­мам­лаган укучыларга үз теләкләре буенча шун­дый мөмкинлек бирер­гә кирәк, дип тәкъдим итте. Безнең республикада урыс телен укыту буенча проблема юк. Хәтта чиста урыс төбәк­лә­ре белән чагыштырганда да безнең балалар БДИне яхшырак тапшыра. Хәзерге вакытта татар халкының ике телле булуы – аның өстенлекле сыйфаты. Әмма бу өс­тенлекле вәзгыять­не саклар өчен, туган телне икенче планга күчерер­гә ярамый. Туган тел мил­лә­тебезнең нигезе булырга тиеш.

  • ФИКЕР

“Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында“ законны әзерләүдә актив катнашкан шәхесләребезгә дә мөрәҗәгать иттек.

Рүзәл Юсупов, җәмәгать эшлеклесе, галим:
– Мин ул вакытта Югары Советның милли һәм мәдәният мәcьәләләре даими комиссиясе рәисе булып тордым. Закон проектын эшләгәч, берничә тапкыр фикер алыштык, барча даими комис­сия­ләрдә тикшерүне оештырдык. Закон­ны эшләү кабул итүләре белән ике еллап вакытны алды. Сес­сиядә аны депутатлар игътибарына мин тәкъдим иттем һәм ул күпчелек тавыш белән кабул ителде. Законны эшләүгә телче галимнәр – Мирфатыйх Зәкиев (ул вакытта Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры иде), шул институтта эшләүче Фоат Ганиев зур өлеш керттеләр. Нигездә без өчебез эшләдек. Безнекеләрнең, Фәүзия Бәйрәмова­ның, татар теле генә дәүләт теле булсын, дигән тәкъдиме үтмәде. Бу – изге ният. Әмма без аны алай үткәрә, кабул итә алмый идек.

Мирфатыйх Зәкиев, җәмәгать эшлеклесе, галим:
– Телләр турындагы закон шактый озак эшләнде. Аны эшләүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзе дә катнашты. Аның белән даими киңәшләшеп эшләдек, дисәм дә, дөрес булыр. Телне саклау һәм үстерү буенча бу закон үз бурычын шактый яхшы үтәде. Хәтта фәнгә дә өлеш керде. Шул законны тормышка ашырып, өч томлык академик грамматиканы бас­тырдык, татар лексикологиясенең тулы җыентыгын төзедек (аның өч томы чыкты, ул дүрт томлык булачак). Бу да – бик зур хезмәт. Әлеге канунны искә алып ки­түегез бик яхшы.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*