enrutat
Баш бит / Разил Вәлиев: «Һәр нәрсәнең үз урыны бар»
Разил Вәлиев: «Һәр нәрсәнең үз урыны бар»

Разил Вәлиев: «Һәр нәрсәнең үз урыны бар»

РФ Дәүләт Думасы депутатлары дин тотучыларның хис­ләрен мәсхәрәләгәннәрне җи­наять җаваплылыгына тарту максатында язылган закон проектына төзәтмәләрне хуплады. Закон 1 июльдән гамәл­гә керәчәк. Әлеге яңалык уңа­еннан без ТР Дәүләт Сове­тының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белән әңгәмә кордык.

– Сүзебезне бераз читтән­рәк башлыйк әле. Менә кичә, Россия көнендә, “Беренче канал” – дәүләтнең төп телеканалы татар-мөселманнарны яман­лап төшергән “Орда” дигән фильм күрсәтте. Инде хәзер, 1 июльдән мондый фильмны төшерүчеләрне һәм күрсәтүчеләрне судка бирә алачакбызмы?

– Бу закон кабул ителгәнгә кадәр дә, әгәр без хокукый дәүләттә яшибез, мондый законнар эшли икән, ул фильмны төшергән, иҗат иткән һәм экраннарга чыгарган затларны җавап­лылыкка тарта ала идек. Чөнки бу фильм – турыдан-туры экстремизмга этәрә, динара, милләтара ызгышка сәбәп була торган фильмнарның берсе, шуның ачык мисалы. Дөрес, аны мәх­кәмәгә биреп карадылар, әмма без хокукый дәүләттә яшәмибез әле… Ә инде бу законны кабул иткәч, андый гамәлләр Россия­нең җинаятьләр кодексында бәя­ләнеп, бу фильмнарны гына тү­гел, кешеләрнең дин тотуына, гыйбадәт кылуына каршылык тудыручы бәндәләрне дә җавап­лылыкка тартып булачак. Бу – җәмгыятебез өчен бик тә кирәкле закон. Беренчедән, Россия – күп динле дәүләт. Күп динле дәүләттә һәрбер дин бертигез хокуклы булырга тиеш. Бу хакта РФ Кон­ституциясендә дә әйтелгән, вөҗ­дан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы законда да ачык язылган. Әмма әлеге законның кереш өлешендә – преамбуласында ук диннәрнең Конституциядә язылган тигезлеге бозыла. Анда беренче урынга христиан дине чыгарыла. Әгәр законның үзендә үк тигезсезлек салынган икән… Бу хакта мин Дәүләт Думасында чыгыш та ясаган идем. Моннан берничә ел элек без әлеге вөҗдан иреге турындагы законга җиде төзәтмә кертергә, аерым алганда, вакыф милке дигән төшенчәне өстәргә һәм диннәрнең тигезлеге принцибын ачык итеп язарга тәкъдим иткән идек. Әмма, ни гаҗәп: Думадагы 450 депутатның 45 е генә безне яклап тавыш бирде. Инде бу яңа законга килгәндә, аның төп сәбәбе узган ел берничә кызның чиркәүгә кереп протест җыры җырлавына бәйле. Анда, мәгъ­лүм ки, христианнарның дини хисләре мәсхәрәләнгән иде. Ул кызларны төрмәгә утыртып куйдылар. Бу җәһәттә Россиядә генә түгел, дөньяда тавыш-гауга купты. Билгеле, әлеге закон кабул ителгәннән соң, дини оешмалар үз хокукларын яклау өчен актив эшләргә тиеш булачак. Әүвәл алар үз хокукларын яхшы белер­гә тиеш. Әйтик, соңгы вакытта Татарстанда һәм РФнең башка төбәкләрендә яулык бәй­ләү-бәйләмәү җәһәтендә ыгы-зыгы булып алды. Беренчедән, яулык бәйләү – дини атрибутикамы, юкмы? Россиянең бер генә законында да яулык бәйләргә ярамый дигән маддә юк. Икенче яктан караганда, мәхкәмә органнары, юристлар моңарчы яулык бәйләүне динилек билгесе дип санаган икән, бу законны кабул иткәч, алар моңа бәйләнергә тиеш түгел. Дин, вөҗдан иреге була торып, кемдер гыйбадәт кылырга, дин тотарга комачаулык итә икән, бу закон нигезендә ул кешене җаваплылыкка тартып булачак.

– Кайбер шәһәр-район­нарга, әйтик, Алексеевск, Буа районнарына кергәндә, юл буенда тәре баганалары, иконалар утыртылган. Мөселман­нар, мондый хәл безнең дини хисләребезне мәсхәрәли, дип дәгъва белдерсә…

– Бу четерекле мәсьәлә булачак. Әйтик, мин үзебезнең Түбән Кама районында да кайбер җирләрдә юл буенда өч-дүрт метрлы тәреләрне күреп, бу хакта район-шәһәр җитәкчеләренә хәбәр иткән идем. Беренчедән, алар анда ни өчен, нинди максат белән куелган? Ул гыйбадәт кыла торган урын түгел. Димәк, бу гамәл башка диндәге кешеләр­нең милли, дини хисләрендә уйнар өчен кылынган. Икенчедән, хокукый яктан караганда, җир ки­шәрлеге алып әлеге хач-тәре­ләрне кую өчен рөхсәт кәгазе кирәк. Бездә бит кабер казу өчен дә рөхсәт аласы бар. Бер квадрат метр җирне дә кеше үз белдеге белән генә ала алмый. Димәк, моңа йә район хакимиятенең, яисә җирле үзидарәнең ризалыгы алынган. Моның өчен авыл җыены җыелганмы? Ул җирлектә христиан дине тотучылар гына яшәми ләбаса. Җир бирелә икән, аның карары булырга тиеш. Белүемчә, бер җирдә дә андый карарлар юк. Димәк, бу – туры­дан-туры закон бозу. Юл – уртак урын, ул христианнарныкы яисә мөселманнарныкы гына була алмый. Бу очракта кайсыдыр бер дингә генә өстенлек бирергә ярамый. Юл буе мәчете яисә юл буе чиркәве булса да, ул рөхсәт кәгазе, карар нигезендә төзе­лергә тиеш. Ишетүемчә, кайсыдыр илдән, Украина, Беларусьтан миссионерлар килгән, бу мәсьә­ләне шулар куертып йөри.

Миңа калса, бу очракта шушы төбәктә яшәүчеләрнең җыенын җыеп әлеге мәсьәләгә ачыклык кертергә – әүвәл монда җирле үзидарә җитәкчеләрен, депутатларны, дин әһелләрен чакырырга; шунда уртак бер фикергә ки­лергә кирәк. Хәзер ул тәреләрне кисеп ата башласаң, тагын бер ыгы-зыгы китереп чыгарырга маташучылар булачак. Минемчә, аларны казып алып, чиркәү ишегалдына куярга мөмкин. Болай эшләгәндә мәсхәрәләү юк. Әгәр юл буена ярымай билгесе куйганнар икән, аны мәчет ишегалдына кайтарып куеп була. Дөнья­ви дәүләттә яшибез икән, әйләнә-тирәбезне төрле дин символлары белән тутырырга тиеш түгел­без. Бу дөньяда һәрнәрсәнең үз урыны бар.

Автор: Рөшит Минһаҗ
Чыганак: «Ватаным Татарстан»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*