tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Разил Вәлиевкә багышланган круиз Казанга килеп җитте
Разил Вәлиевкә багышланган круиз Казанга килеп җитте

Разил Вәлиевкә багышланган круиз Казанга килеп җитте

Бүген иртәнге сәгать 9 да Казан Елга портына «Болгарга сәяхәт» круизында катнашучыларны сыендырган “Башкортостан” теплоходы килде. Әлеге мәдәни-агарту программасы кысаларында өч зур елга – Агыйдел, Кама һәм Идел буенча сәяхәт итү көтелә. Әлеге сәяхәт Татарстан һәм Башкортстанны тоташтыручы үзенчәлекле күпер булып тора. Һәр елда сәяхәт билгеле бер шәхескә багышлана, быел исә ул күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев иҗатына багышланган иде.

Уфадан Болгарга круиз быел егерменче тапкыр үткәрелә. Аны ел саен «Рамазан» төрек милли-агарту үзәге оештыра. Круизда катнашучылар «Башкортостан» теплоходында «Уфа – Түбән Кама – Казан – Болгар – Уфа» маршруты буенча сәяхәт итә.

«Болгарга сәяхәт» башкортстанлылар арасында гына түгел, ә башка күрше төбәкләрдә яшәүчеләрдә дә зур кызыксыну уята. Анда ел саен танылган җырчылар, композиторлар, шагыйрләр катнаша. Сәяхәтне фольклор җыючы студентлар белән татар һәм башкорт музыкасына, шигъриятенә гашыйк сәнгать сөючеләр дә үз итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*