tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Рәфикъ Юныс белән әңгәмә. Алда безне ни көтә?
Рәфикъ Юныс белән әңгәмә. Алда безне ни көтә?

Рәфикъ Юныс белән әңгәмә. Алда безне ни көтә?

Шагыйрь, публицист, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныска шушы көннәрдә 70 яшь тулды. Шул уңайдан без аның белән әңгәмә кордык.

– Шагыйрь, публицист, мөхәррир; йөгерешче – стайер – марафончы!.. Бер кеше өчен бик күп түгелме? Рәфикъ абый, марафончы-йөгерешче башка спортчылардан кайсы сыйфаты белән аерыла? Мин кайбер аерым билгеләрен әйтә алам: нәфис гәүдә, тыгыз мускуллар. Болары тышкы билгеләр. Ә эчтә, күңелдә нинди утлар яна?

– Кызык сорау. Бу турыда уйлаганым юк иде әле… «Күкләргә» ялганышың көчле булмаса, илһам дигән Сизгербикә, Нәфисбикә сине уратып уза башларга, шигырьләрең, примитивлашырга да мөмкин. Ләкин ул ярдәм дә итә аладыр. Дөньяга, тормышка «гамь» дигән көчле антенна аша ялгану шигъриятне көчәйтеп тә куйгалыйдыр. Ә менә мөхәррирлек арыта, шигырьнең тансыклыгын киметә. Кыскасы, өч башлы «иҗат аждаһасы» булу бер дә җиңел түгел ул.

…Марафон ул иң әүвәл, әлбәттә, түземлек. Һәм шул түземлекне тәэмин итеп торган эчке дәрт. Җиңү хәбәрен ирештерәм дип чапмасаң да, җиңүгә омтылу. Хәтта җиңүдән ерак булып, шушы авыр дистанцияне күңелең теләгәнчәрәк йөгереп үтә алу да зур ләззәт бирә. Минем өчен бу инде – үткәндәге хәлләр, ләкин кайчан, ничек йөгергәнемне һәм йөгергәндә ниләр кичергәнемне әлегәчә оныта алмыйм. Тик төгәлләнмәгән бер марафонымны исә күңелдән әле хәзер дә кат-кат йөгереп бетерәм.

Марафон буенча республика беренчелеге иде бу. Мондый кимәлдәге ярышта әле беренче тапкыр гына катнашуым. Үзәк стадионнан чыгып китеп, Аккош күле яныннан үтеп, Горький юлы буйлап җәмгысе 21 чакрым баргач, кире борылдык. Мин, шуңарчы «тыйнак кына» урта тирәдә барган яшь марафончы, ару әсәре юклыгын чамалап, алдагы берәүне уздым. И, рәхәт соң узу! Шулай узгалый торгач, иң алдагы төркемгә дә якынайдым. Ләкин куркыта да: марафон 30 нчы чакрымнан соң гына башлана бит ул. Менә ул чик тә үтелде, ә мин һаман «исән» әле! Һәм ул 7-8 кешене дә берәм-берәм «чүпли» башладым. Инде Идел күперенә якынаеп киләбез, көч-гайрәт тулы, кәеф искиткеч шәп! Һәм шунда… сул аякның тез турысы кинәт үтереп авырта башлады. Асфальт юлда гәүдә авырлыгының дистә меңнәрчә тапкыр аякка төшеп алуыннан көч килгән инде. Туктап калдым. И авыр да булды соң стадион күренеп, дәшеп торган, Татарстанның иң көчле марафончылары арасына керәм дигән чакта шул рәвешле туктап калу! Җиңелчә йөгергәләүләрдән нибары бер-ике ел эчендә шулай марафон режимына күчү дә китергәндер инде бу травмага… Шуннан соң ничәдер атна йөгерә алмадым, ләкин өч айдан 50 чакрымлы йөгерештә өченче урынны алдым.

Марафон әзерлегенең тәнгә ни бирүенә килсәк, фиништан соң йөрәкнең 240 тапкыр типкәне булды. Ягъни секундка 4 тапкыр типкәндә дә шартламаган ул. Иртән исә 37-38 тирәсе дә булгалый иде. Эшкә (7 чакрым) йөгереп бару, йөгереп кайту җип-җиңел нәрсәгә әйләнде. Мәскәүнең «Украина» кунакханәсендә подвалдан 37 нче катка йөгереп менә алдым. Болай, кызык өчен генә инде.

– Син беркайчан да публичный булырга теләмәдең… Ә үзең – публицист. Синең аерым публицистик язмаларың да, күренекле шәхесләр белән үткәргән әңгәмәләрең дә бик мәгънәле, һәрчак көтелмәгән яңалыклар ача. Әмирхан Еники, Равил Фәйзуллин, Миргазиян Юныс, Фәндәс Сафиуллин, Адлер Тимергалин, Рәшит Сюняев һәм тагын дистәләрчә шәхесләр. Аларны берләштергән уртак сыйфат нәрсә? Син шул уртак сыйфатларны эзлисең дә бугай.

– Сара Садыйкова, Мөхәммәт Мәһдиев, Шәриф Хөсәенов, Шәүкәт Биктимеров белән җитмешенче елларда үткәргән әңгәмәләремнең үзәгендә – аларның иҗади һәм шәхси үзенчәлекләре. Бер-берсенә шул беркемгә охшамаулары белән охшаган бу гаҗәеп затлар белән гәпләшүе бик тә тансык иде һәм рәхәтлек бирде миңа. Туксанынчы елларда исә «Тәфсилле әңгәмәләр» үткәрә башладым. Бусы инде сорауларга җавап алу гына түгел, чын әңгәмәләр. Үзәктә исә һәрчак татар язмышы, Татарстан язмышы.

– Бу темага килү ничек булды соң?

– Килмәскә дә мөмкин иде. Мәктәптә шәп укыган бик тә тәртипле бала идем мин. Бөтен «кызыл» тәрбияне сеңдереп кенә бардым. 1953 елның 5 марты да күңелгә кап-кара көн булып уелып калды әнә. Безнекеләр әле чәй эчеп утыра, ә мин, ун яшьлек малай, инде торып, кара тәлинкә – радио янына килеп басканмын. Кайгылы тавыш (Левитанныкыдыр) җәлеп иткән инде мине. «…скончался товарищ Сталин», дигәнне ишеттем дә, әтидән: «Скончался» ни дигән сүз ул?» – дип сорадым. «Үлгән» дигән сүз», – диде әти. Шунда мин, дикторныкыннан да кайгылырак тавыш белән «Сталин үлгән!» – дип игълан иттем. Ул көнне (әллә икенче көннеме, бәлкем, бу көндезге я кичке як булгандыр) мәктәпкә дә кайгыга батып бардым мин. Авыр ишекне ачып килеп керсәм, коридорда балалар чабышып, көлеп, уйнап йөриләр. Аптыравымның һәм нәфрәтемнең иге-чиге булмады! Һәм бу пионер өчен милли мәсьәлә юк иде.

– Әтиең берни дә әйтмәдемени соң? Мулла нәселеннән бугай бит инде син, Рәфикъ абый?

– Юк, Илфак әфәнде, четерекле темаларга бер генә сүз дә әйткәне булмады аның. 37 нче еллар аша (шөкер, исән-имин) үткән кеше бит ул. Үләр алдыннан, мине дәшеп алып, нәрсәдер әйтәсе килде аның, ләкин әйтеп өлгермәде шул…

– Милли мәсьәлә кайчан синең «көн тәртибеңә» басты инде?

– Совет тарихчыларына рәхмәт – шулар кертте аны минем аңга. Казанны алуның шәп, прогрессив эш булуын әйтү белән бергә алар шундый мәгълүмат та биргәннәр: Казанны камаучылар – 150 мең, татарлар исә 30 мең генә булган. Ләкин алар батырларча сугышканнар. Күңелгә салып калдырылган шушы орлык, күп еллар үткәч, шытым биргән инде. Күңелдә һәм башта үзгәрешләр ничек барганын әйтә алмыйм. Әмма 1978 елны ошбу шигырь юллары язылган:

Һәркайсыгыз тарихыбыз, телебездән
Баш тартсагыз да, нәрсәдер отар булып,
Үлмәс әле бөек халык, яшәр әле:
Мин калырмын җирдә соңгы татар булып.

– Шагыйрь Рәфикъ Юныс – табигать баласы. Табигатьнең үзе кебек камиллек, сафлык, ихласлык хас синең шигърияткә… Публицист буларак исә тынгысызлык, таләпчәнлек һәм хәтта усаллык та бар кебек. Бу бигрәк тә «Татарстан референдумы» дигән китабыңда ачык чагыла. Әлеге китапка ничек килдең син?

– Өч президент белән бер түбә астында утырып алган кеше мин. Брежнев белән Мәскәүдә хоккей карадык – «Спартак» һәм Ленинградның армия клубы уенын… 1990 елның 9 августында Язучылар берлегенең Тукай клубында Ельцин татар зыялылары белән очрашты. Шунда ул Татарстанга Россиядә шәп булачагын, Россия составыннан чыкмаска кирәклеген кат-кат әйтте. Мин аңар язып җибәргән: «Татарстан моңа күнмәсә, мөстәкыйльлек алып чыкса, ни булыр?» – дигән сорауны бик тырышып укып чыга алгач, җилкәсен җыерып: «Ул чакта берни дә эшләп булмый инде», – диде. Бераз соңрак шул залда ук: «Суверенитет»ны булдыра алган кадәр алыгыз», – дигән сүзне дә әйтте ул…

Горбачёв Михаил Сергеевич белән, ул Россия президентлыгына кандидат буларак сайлаучылар белән очрашуга килгәч, Казан авиация институтының төп бинасында «гәпләшү» насыйп булды. Татарстанны союздаш республика итү теләге бик көчле иде бит. Татарстан җитәкчеләре әйтүенчә, мондый вәгъдә алынган да булган. Горбачёвтан мин: «СССР таркалмаган хәлдә, Сез, чыннан да, Татарстанны союздаш респуб­лика итәр идегезме?» – дип сорадым. Һәм моңа тагын әле әһәмиятсезрәк сорау да өстәдем. Ул менә шул сорауга озаклап, урап-урап җавап бирде дә утырды. Мин, янә торып басып: «Михаил Сергеевич, беренче сорауга да җавап бирегезче инде!» – дидем. СССРның экс-президенты шунда: «Ә мин ул сорауга җавап бирдем инде», – диде. Горбачёвның ниндирәк кеше икәнен мин әнә шул хәлдән соң чамалап калдым.

Боларны сөйләвем шуңа: бер генә милли оешмага катышлы булмасам да, бер генә практик эш башкармасам да, Суверенитетка бәйле үзгәрешләрне тансыклап, сөенеп көтеп алдым мин һәм һәр вакыйганы күңелгә сеңдереп бардым. Референдум ае исә (үткәрү турында карар кабул ителү белән референдум көне арасы) бөтенләй тынычлыгымны алды. Түзмәдем, референдум участокларының берсендә күзәтүче булдым. Референдум үткәч, аның хакындагы хәбәрләрне җыеп бардым. Һәм референдумны тарихка тәфсилләп теркәп калдырачак саллы язма кайчан басылып чыгар икән дип түземсезләнеп көтә башладым. Юк та юк бит! Аптырагач, бу хәлләрне шәп белгән каләмдәшләргә һәм сәясмәннәргә*, «Идел»дә чыгарабыз дип (баш мө­хәр­рир урынбасары идем бит), үзем дә тәкъдим итеп карадым, ләкин берәү дә алынмады бу эшкә. Шунда тәмам куркуга калдым. Татар тарихындагы иң олы казанышларыбызның берсе – ошбу референдум тере вакыйга буларак бөтенләй җуелачак бит! Шуннан, сәяси темаларга язу тәҗрибәм бик аз булса да, тәвәккәлләп, үзем тотындым. Референдумга һәм тулаем суверенитет чорына караган матбугат язмаларын укып чыктым, Югары Совет утырышлары беркетмәләрен, референдумга кагылышлы документларны җентекләп өйрәндем. Бу вакыйганың үзәгендә кайнаган кешеләрнең барысы белән дә диярлек сөйләшеп чыктым (аларның икесе, Сәйфихан Нәфиев һәм Марат Мөлекев, мәрхүмнәр инде). Менә шуннан соң язылды инде ошбу документаль әсәр.

– Бу китап белән син, Рәфикъ абый, анда тасвирланган каһарманнар кебек, гүяки үзең дә әдәби каһарманга әйләнеп барасың… Без бик катлаулы егерме ел кичердек. Суверенитет темасы – олы тема. Мәңгелек тема. Яңа буын, яшь буын язучылар аңа алынырга бик җөрьәт итмиләр әле. Син, Рәфикъ абый, бу юнәлештә тагын ниләр эшлисең? Каләмдәшләребез, әдәби җәмәгатьчелек, зыялыларыбыз ни эшләргә бурычлы?

– Һаман шул: язам да язам инде. «Яхшылык эшлә дә суга сал. Халык күрер, халык күрмәсә, балык күрер», – дигәндәй, сүзеңне милләттәшләреңнең аңына, күңеленә җиткезә алу могҗизага тиң эш хәзер.

Әйткәнемчә, 1992 елның 21 мартында суверенитет мәсьәләсен халык үзе хәл итте. «Сез Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокук­лы шартнамәләр нигезендә коруына ризамы?» – дигән сорауга тавыш бирүчеләрнең 61,39 проценты «әйе», дип җавап бирде. Референдум карары нигезендә, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе кабул ителде. 1994 елның 15 февралендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасындагы Шартнамәгә кул куелды. Димәк, суверенитетыбызны хәтта Рәсәй үзе дә таныды! Димәк, Татарстан халкы мөстәкыйльлегебезнең әҗерен тоеп яшәрлек тормыш корыр өчен бер киртә дә калмады. Һәм моның матди базасы да җитәрлек иде. Татары, урысы, чувашы, тормышның яхшырганнан яхшыра баруын тоеп, сөенепләр яшәгәндә, безнең мөстәкыйльлекне беркем дә җимерә алмас иде. Ләкин моның киресе булды. Шартнамәгә кул куелу белән диярлек чигенү башланды. Нигә? Моңа Рәсәйнең капитализм төзи башлавы сәбәп булды, күрәсең. Ашыгыч рәвештә миллионерлар һәм миллиардерлар кирәк булды. «Обогащайтесь!» дигән шигарь игълан ителде. Ул безнең җитәкчеләрне дә ымсындырды булса кирәк… Референдум артты – аны хакимият әһелләренең инде телгә алганы да булмады, хәтта ун, унбиш, егерме еллыгында да.

Хәзер исә халык менә шушы өзлексез чигенүнең «әҗерен» тоя. Һәм «суверенитет», «мөстәкыйльлек» кебек сүзләрне мыскыллау кебек кабул итә. Безгә, мөстәкыйльлек тарафдарларына, патшалар, түрәләр күзенә карап кына яшәргә өйрәнгән халыкка аның гаме үзгәрәк тә була алганны төшендерергә кирәк. Ягъни башка илләрнең халыклары инде берничә гасыр элек «киптереп элгән» нәрсәне: халык дәүләткә түгел, киресенчә, дәүләт халыкка хезмәт итәргә тиеш. Ашау, сулау кебек тап-табигый нәрсә – татар кешесенә татар телендә сөйләшү, татар телендә белем алу мөмкинлеген тәэмин итүне һәрдаим кайгыртырга тиешле Татарстан җитәкчелеге бермә-бер активлашырга тиеш.

Кызганыч ки, бүген күп кенә татар газета-журнал редакцияләре, бигрәк тә аларның баш мөхәррирләре, милләтебез өчен хәлиткеч ошбу мәлләрдә татарның киләчәге өчен җитәрлек көрәшмәүдән түгел, кемнәргәдер көрәшкән булып күренүдән куркалар. Юл ярып, алдан барырга тиешле зыялыларыбыз, бик азларны гына санамаганда, 37 нче елларда да булмаган куркаклык белән шәхес түгел, күләгә булып яшәргә дә ризалардыр шикелле.

«Корабыбыз батып барганда…» – «Казан утлары»нда (2008, №12) чыккан бер мәкаләмне шулай дип атаган идем мин. «Титаник»та да кәеф-сафа корып, безнең күк гамьсез, ваемсыз йөзә биргәннәр әнә. Ләкин алар алда ни көткәнен белмәгәннәр бит.

– Безгә хәзер иң әүвәл нишләргә кирәк инде?

– Иң әүвәл берләшергә кирәк. Милләтпәрвәрләр аз хәзер һәм аларның берсе дә фәрештә түгелдер. Ләкин олы уртак каза килгәндә, уртак олы гамь тирәсендә тупланалар бит инде.

Аермыйкчы эзләп тик аерма –
Канат каеручы җитәрлек.
Җилем кирәк безгә, җилем кирәк –
Җиде җилне давыл итәрлек…

– Авыр барды безнең бу әңгәмә, Рәфикъ абый. Берәр сөенечлерәк яңалык белән очлап булмыймы соң аны?

– Әйе, кара кайгыга батмыйк әле. Әйбәт максатка төбәлеп эшлик тә эшлик. Нәтиҗәсе булмый калмас. Туксанынчы еллар эзсез югалмаячак ул. СССРдагы алтмышынчы елларны беләбез бит. Ул «җылынып алу» бик кыска булды. Ләкин туксанынчы еллар дулкынының саллы бер өлешен нәкъ менә шул «һава»ны сулаучылар тәшкил итте. Миңа СССР Югары Советында Ельцин һәм Сахаров белән төбәкара төркемгә җитәкчелек иткән шанлы академик Юрий Афанасьев белән гәпләшү насыйп булды. Татарстанга да, татар халкына да хәерхаһлы чын демократ иде ул. Бездә дә туксанынчы елларның милли һавасын сулаган яңа бер буын үсеп җитеп килә әнә…

«Нинди яңалыклар бар?» – дип сораганда, мин, шаярта төшеп, «иске­ләре дә ярап тора», дип җавап бирәм. Тормышыбызны җиңеләйтә, матурлый торган яңалыклар да булмый калмас. Ә менә бер яңалык мине бик сөендерде. Бу – «Чын мирас»ның чыга башлавы. Эшләрегез гел уң булсын.

– Рәхмәт, мөхтәрәм Рәфикъ абый! Без, үз чиратыбызда, Сезне гомерегезнең олуг бәйрәме, 70 яшьлек юбилеегыз белән ихластан тәбрик итәбез. Алышларда, ярышларда ал бирмәгән ихтыярыгыз, кайнар йөрәгегез сау булсын. Туры каләмегезгә тугры калыгыз!..

Автор: Илфак Ибраһимов
Чыганак: “Чын мирас”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*