tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәхмәт әни, мәңге яшә әле…
Рәхмәт әни, мәңге яшә әле…

Рәхмәт әни, мәңге яшә әле…

Татарстанның халык җырчысы Фердинад Фәтхи шаккатырмый калмый. Бу юлы, үткән җомгада, туган авылы Иске Ашытка бер төркем артистлар белән кайтты. Әнисе Саяра апаның туган көнен бөтен авыл халкы белән билгеләп үттеләр.

Саяра апаны авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, хезмәттәшләре, аывлдашлары, артистлар котлады.

90 яшен тутырган Саяра апа гомерен авыл халкына мәдәни хезмәт күрсәтеп үткәргән кеше. 19 яшеннән гомере буе көн дими, кич һәм төн дими халык белән концерт, спектакльләр кую дисеңме – берсе дә калмый. Ә нинди шартларда эшләгәннәр! Бүгенге клублар юк ул вакытта. Саяра апаның ире Рафаэль яхшы кеше булган икән! Яхшы булмаса, Саяра апа клубта эшли алмас иде. Килен булып төшкәненең 22нче көнендә Саяра ханым ирен армиягә озата. Рафаэль өч ел буе хәрби хезмәттә була.

Бүген Саяра апа сәхнә түрендә чәчәкләр арасында утыра. Легендар клуб мөдирен бар да котлый, чәчәкләр бирә, яратып, “Саяра апаның килүе үзе яз бит ул!” дия-дия, якын итеп аркасыннан сөя. Оялчан, самими йөзле Саяра апа тыйнак кына елмая, күзләрендә яшьләре ялтырап күренеп ала.

Хатирәләргә бай гомер  кичелгән… Искә алырлык, сөйләрлек нәрсәләр күп. Сәхнәгә чыгып чыгыш ясаучылар кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларны искә төшерде. “Концерттан соң, Саяра апаның “Иртә беләнгә кадәр вечер уйныйбыз!” дигән тавышы әле дә колак төбендә яңгырап тора, — дип сөйләде авылдашлары. Мәдәният өлкәсендә бер чорда эшләп алган Нәсимә Гарифуллина: “Саяра апа авылда курчак театрына кадәр оештырган шәхес ул, — дип сөйләде.  — Кышкы 50 градус салкыннар да аңа комачауламады”.

Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова да кайткан иде. Саяра апага багышлап шигырь дә язган. “Иске Ашыт бүген бәйрәм итә…” Шигырь укылып беткәч, шагыйрә сәхнә чаршавы артында нидер пышылдаган Фердинанд Фәтхига карап: “Китмә әле, әнкәй…” шигырен укыйммы, ярар”, — дип шигырь укуын дәвам итте.

Кайларга җыендың, әнкәем,
Сандыгың тутырып куйгансың…

…Кирәкми, әнкәем! Кирәкми!
Мин сине беркая җибәрмим!
Җибәрмим!

Җырчының иҗатташ дуслары Фердинанд Фәтхинең әнисе турында һәрдаим кайгыртып торуы, әнисе яңа өйдә яшәсен әле дип, йорт салуы турында дулкынланып сөйләделәр.

Очрашуны нәфис сүз остасы, Татарстанның халык  артисты Рәшит Сабиров алып барды. Аның күңелгә үтеп керә торган чыгышын тыныч кына тыңлап булмый иде. “Мин үзем дә әнине кадерләп карадым, — дип сөйләде ул. — Клиникага нурланыш алырга йөргәндә, таксилар тотып, алып барыр идем. Битендәге миңенә нурланыш алганда, калтырау авыруы бар иде, үзем дә нурланыш алып, әнине тотып торыр идем…”

Авыл халкы Саяра апаның юбилее уңаеннан рәхәтләнеп танылган җырчыларны да тыңлады. Алсу Вәлиуллина, Алмаз Нуруллин, Ләйсән Мәхмүтова, Симетбаш егете Вәис Бәйрәмов, Фәридә—Алсу дуэты, Сиренә Зәйнетдинова матур концерт куйдылар.

“…Сәхнәдә Фердинанд Фәтхи.
Нинди сүзләр, әнкәм бүләк итим,
Кайтып керсәм, өйдә утым бар.
Рәхмәт әни, мәңге яшә әле…”

Кызлы ана бәхетле, диләр. Татарның менә нинди уллары бар!

Румия Саттарова, 
arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*