tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәхмәт хаты
Рәхмәт хаты

Рәхмәт хаты

Хөрмәтле Ринат Зинур улы!

Без, V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучы Чиләбе өлкәсе делегатлары, бу форумны күркәм оештыруыгыз өчен Сезгә, Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Р.Н. һәм Бөтендөнья татар конгрессы аппаратына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Кыска гына өч көн эчендә без хезмәттәшлек атмосферасына чумдык, Россияның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләр белән таныштык, эшлекле элемтәләр урнаштырдык.

Без катнашкан “Игенчелек” һәм “Һөнәрчелек” секцияләрендә ясалган тирән фикерле һәм эчтәлекле чыгышлар, милләттәшләребезнең кызыклы тәҗрибәләре белән танышу аеруча ошады.

Бигрәк тә Теләче районына ясалган сәфәр тәэсир итте. Татарстандагы эшмәкәрлек өлкәсендә булган үзгәрешләрне биредә без үз күзебез белән күрдек. Президентның һәм Республика Хөкүмәтенең бизнеска ярдәме шундый нәтиҗәләргә алып бара! Бу районның социаль вәзгыяте халәте, авыл артистларының чыгышлары да безне таң калдырды. Ихлас каршы алулары, бар нәрсә турында да сөйләргә, күрсәтергә теләүләре өчен Теләчеләргә зур рәхмәт!

Мондагы бар нәрсә дә – хәләл продукцияләренең һәм халык һөнәрчелегенең күргәзмә-сәүдәсе дә, җыенның мәдәни программасы да, катнашучылар китәр алдыннан оештырылган семинар-уку да – безгә кызыклы һәм файдалы булды.

Мондый очрашулар һәм танышулар алдагы көннәрдә икеләтә энергия белән эшләр өчен зур этәргеч көч, дәрт бирә, һәм моның өчен без сезгә зур рәхмәт әйтәбез!

V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Чиләбе өлкәсеннән катнашучылар:

Абдулфаизов Ринат Хөрмәтович

Абидуллин Рәис Миңнеәхтәмович

Гиззатуллин Илдар Габдрахманович

Җәлилев Дамир Маратович

Насыров Зөфәр Ансарович

Хөсәенов Мурат Жамбулович

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*