enrutat
Баш бит / Рәмис Аймәт шигырьләре татарны гамьсез йокысыннан уята
Рәмис Аймәт шигырьләре татарны гамьсез йокысыннан уята

Рәмис Аймәт шигырьләре татарны гамьсез йокысыннан уята

Бүген җыр дөньясына килеп керсәң, тузга язмаган шигырь юлларына язылган җырларны тыңлаганда, чәчләр үрә тора башлый. Эстраданың бу кимчелеген сүгә торабыз, ә аңа карап кына мәгънәсез, өч ноталы җырлар кимеми, арта гына бара кебек. Әллә җыр дөньясында саллы шигырь язучы шагыйрьләребез калмады, әллә аларның булганнары да моңа битараф? Тозсыз җырлар арасында йөрәккә ятышлыларын ишетү күңелгә сары май булып ята, әлбәттә.

Өзелсә барасы юлларың,

Үрермен мин күпер гөлләрдән.

Ничек матур яңгырый бит. Җыр сүзләре үзеннән-үзе тартып тора, күңел дөньясын бөтереп ала. “Син минем җанымның яртысы” җырын иҗат иткән шагыйрь Рәмис Аймәтнең мондый метафорага бай, мәгънәле шигырьләре бик күп.

Тамашачыны без тәрбиялибез

Рәмис Аймәтне җырчы-ша­гыйрь дип кенә атау дөрес булмас. Ул – фәлсәфи әдип тә. “Мин җыр жанрында махсус эшлим. Җыр­­­чылар өчен текстларны аерым язам”, – ди Рәмис. Күптән түгел “Пи­­рамида” күңел ачу үзәгендә булып узган иҗат кичәсен әзер­ләгәндә, шактый бәргәләнергә туры килгән аңа. Бүген “Татарча солянка”, “Музыкаль бомба” кебек концертларга ияләшкән халыкка нинди җырлар, шигырьләр тәкъ­дим итәргә дигән фикер тынгылык бирмәгән. Чөнки Рәмис Аймәт иҗатында романслар һәм камера әсәрләре дә бар. “Концертка “Соңгы яфрак” дигән романсны кертергә булдым һәм халык бик җылы кабул итте, – ди шагыйрь. – Беләсезме, безнең тамашачы камил дәрәҗәдә язылган шигъриятне дә, музыканы да кабул итә икән. Аңа тәкъдим итә белергә һәм матур кәнфит кәгазенә төреп бирергә генә кирәк. Халыкка такмаклар гына ошый дип, тамашачыны зә­выксызлыкта гаеп­ләргә ярамый. Чөнки тамашачыны без – җыр­чылар, шагыйрьләр, композиторлар тәрбияли”.

Рәмис шагыйрь генә түгел, ә шәп җырчы да икән. Мин аның дуслары, танышлары арасында җырлап йөргәнен белә идем. Ә ул кичәдә сәхнәгә чыгып, тамашачыларны шаккатырды. “Эстрада җырчыларың бер якта торсын! Тавышы ничек матур”, – диючеләрне еш ишетергә туры килде. Иҗат кичәсенә җырчы­ларны чакырганда, ялындыручылар да, кыстатучылар да булган. Мин фәлән сум торам, дип үзен бәяләүчеләр дә очраган. “Тоттым да үзем чыгып җырларга булдым”, – ди Рәмис.

Кечкенәдән артист булырга хыялландым

Рәмис балачактан җырчы булырга хыялланган. Гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килгән егеткә “артист” дигән кушамат та такканнар хәтта. Мәктәпне тә­мамлагач, Казан театр училищесына керәм дип тә хыялланган. Башына, журналист булам, дигән уй да килгән. Әмма хыялларын авылдашы Нурмөхәммәт Хисамов үзгәрткән. Шигырь язучы егетне Казан дәүләт универ­си­тетының татар бүлегенә керергә кыстаган.

– Биредә укыганыма үкенмим, авылдашыма рәхмәт әйтәм, – ди Рәмис. – Чөнки мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең лекция­ләрен тыңладым. “Әллүки” әдәби түгәрәгендә чыныгу алдым, татар хорына, “Каз канаты” бию ан­самбленә йөрдем. Боларның барысы да миңа әдәбият һәм сәнгать дөньясына кереп китәргә этәргеч булды. Бүген рус эстрадасында җырчы-шагыйрьләр бар бит. Бездә бу ничектер киң таралмаган. Әйтик, Башкортстанда бер бәйге бар. Анда язучылар җырлый, бии, нәфис сүз сөйли. Шуны оештыручы Риф Тойгынов мине дә чакырды әле. Шунда барырга исәпләп торам.

Бүген шагыйрьләрнең иҗат концертларын уздыру ничектер сәеррәк тоела. Кемдер моны үзен күрсәтергә, үзенә “пиар” ясарга тели дип уйлый. Нигә әле җырчылар концертлар белән гастрольдән гастрольгә йөри, ә җыр сүзләрен язган шагыйрь читтә калырга тиеш? Ниндидер юбилей уңаеннан гына түгел, шигырь белән җыр үрелеп барган әдәби-музыкаль кичәләрне җа­ның теләгән вакытта уздырырга кирәктер бәлки. Үзенә күрә зәвыксызлыкта гаепләгән халыкны тәрбияләү дә булыр иде бу.

Яшь чагында кичәләр уздыру кирәк

– Без обком карарлары ни­гезендә, 60 яки 70 яшьлекне үткәрергә күнеккән, – ди Рәмис. – Ә миңа әлеге кичәләрне яшь чакта уздыру кызык. Бу чарага әзер­ләнгән саен яңа программа әзерлисең, яңа шигырьләр иҗат итәсең. Чөнки яраткан тама­ша­чың синнән яңа җырлар, ши­гырьләр көтә. Бу минем иҗатка этәргеч, үсеш бирә. Бер урында таптан­мыйсың, эзләнә башлый­сың. Ә андый кичәләр үткәр­мәсәң, 60 яки 70 яшең тулганны кө­теп утырасың. Әгәр син уздыр­масаң, андый иҗат кичәләрен профессиональ булмаганнар оештыра, сәхнәне алар яулап ала. Шагыйрьләр белән еш аралашырга туры килә миңа. Алар гадәттә: “Мин ул җыр сүзләрен бер минутта язам, нәрсәсе бар инде аның”, – дип куя. Беләсезме, җыр сүзләрен нәкъ менә профессиональ, фәл­сәфи шагыйрьләр язарга тиеш. Чөнки профессиональ текстлар гына узгынчы ша­гыйрьләрнең шигырьләрен кысрыклап чыгарачак. Ә алар бүген, киресенчә, профессио­наль­ләр­нең юлын яба, аларга киртә булып тора. Фәлсәфи әдип Роберт Әхмәтҗановны гына алыйк. Аның шундый матур җыр­лары бар. “Мин җыр текстларын махсус язам”, – ди иде ул. Ә Хәсән Туфан, Әхмәт Ерикәй, Сибгат Хәким язган җырлар?! Әлеге профессиональ шагыйрьләр җыр жанры өстендә эшләгәннәр ләбаса.

Алай гына да түгел, җырларны шагыйрьләр композиторлар бе­лән бергәләп, киңәшләшеп иҗат иткән. Шундый аңлашу булганда гына матур, мәгънәле җырлар тугандыр да ул. Бүген, әлбәттә, башкачарак иҗат. Композиторлар саллы гына бәягә җырлар сата, ә шигырь сүзләрен язган әдип читтә кала бирә. Дөрес, шигырь­ләрен саткан шагыйрьләр дә бар, әмма алар бик аз. Рәмис Аймәт шигырьләрен сатмый. Җырчы­ларга тәкъдим итә, алар исә шигъри тәлгәшләрне композиторга бирәләр. Бүген шигырьне берничә композиторга тәкъдим итү гадәте бар. “Мин моны дөрес дип уйлыйм, – ди Рәмис. – Җыр – товар. Ә товарның иң яхшысын сайлап алырга кирәк. Шул ук вакытта мин композиторлар белән дә тыгыз элемтәдә торам. Иң матур җырларым танылган композитор Резеда Ахиярова белән иҗат ителгән. Шул ук вакытта Оскар Усманов белән дә бик күп җырлар яздык. Оскарны ничек кенә тәнкыйтьләмәсеннәр, аның иҗат җимешләре эстраданың хит җырлары булып тора. Әйтик, “Син минем җанымның яртысы”, “Син җитмисең җанга”, “Көтәм сине” кебек җырларны тамашачы бик җылы кабул итте”.

Кайда гына эшләсәм дә, иҗат тынгылык бирми

Рәмис Аймәт гади генә шагыйрь түгел. Аның ничек Шәриф Камал, Габдулла Тукай музейларын күтәреп, төрле чаралар үткәреп, халыкны җәлеп итүен, шәхесләребезгә мәхәббәт уятуын күпләр белә булыр. Һәрвакыт эзләнү юлында ул. Гаҗәеп оештыру сәләтенә ия булган бу егет һәрвакыт үз сүзен курыкмыйча әйтә килде. Бүген исә ул – Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. “Әгәр музейларга, анда эшләүчеләргә яхшы мөнәсәбәт булса, мин кит­мәгән дә булыр идем, – ди ул. – Милли музейның бер филиалы булып тору да файдага түгел. Чөнки Тукай музееның үз бюджеты, исәп-хисабы юк. Дәүләт җитәкчелегенең музейларга битарафлыгын күреп йөрәк әрни. Тукай музеенда концепцияләр төзеп, сәнгати проектлар эш­ләдек. Хыяллар зурдан иде. Әмма әлеге эшләр кәгазьдә генә калгач, күңел төште, эшлисе килү теләге югалды. Татар әдәбияты музеен төзү турында күптән сөйләшәбез. Унбиш еллап вакыт узды, әмма бернәрсә дә эш­лән­мәгән. Күрәсең, моны хәл итәр­гә югарыда утырган язу­чыла­ры­бызның да көче җит­ми”.

Менә шуннан соң Тукайга, шәхесләребезгә мөнәсәбәтнең нинди булуын аңлый башлыйсың. Өч йөзәр мең сум премия алабыз, ә Тукайга булган караш шул акчага барып төртелүдән узмый. Ундүрт ел ярым музейларда эш­ләү дәверендә Рәмиснең, бире­дә­ге вәзгыятьне күреп, күңеле әрни.

Бер караганда, Язучылар бе­р­легендә эшләве дә шул музейдагы чараларның дәвамы кебек. Әмма кайда гына эшләсә дә, иҗат тынгылык бирми аңа. Тиздән рус телендә шигырьләр җыентыгы басылып чыгачак икән. “Минем шигырьләрем күп түгел, кечкенә ике җыентыгым басылды. Дәр­д­мәнд дә күп язмаган бит”, – дип әйтеп куйды. Әйе, үзгә ши­гырь­ләре белән килеп кергән Рәмис Аймәтнең әдәбият мәй­данында үз урыны бар. Үзен­чәлекле метафораларга бай, фәл­сәфи эчтәлекле шигырьләре лирик геройның халәте белән бәйле. Ә ул герой – Рәмис Ай­мәтнең дөньясы.

…Нинди төстә икән

минем Ирек?
Шанлы Үткән,
йөрәк, исеңдәме?!
Шәһре Казанымда гөрләп
аккан
Бабамнарның каны төсендәме
Минем Ирек?!

“Соңгы яфрак”, “Соңгы өмет”, “Соңгы поезд”, “Соңгы кар”… Рәмис Аймәт иҗатында ”соңгы” сүзе белән бик күп шигырьләрне санап китәргә мөмкин. Үзе шаян, чая булып күренсә дә, аның иҗатында төшенкелек халәте еш күзәтелә. Рәмис Аймәт әлеге шигырьләре белән безне сис­кәндерә, татарны гамьсез йокысыннан уята.

Алсу Хәсәнова, «Ватаным Татарстан»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*