tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рамис Сафин “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнде
Рамис Сафин “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнде

Рамис Сафин “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнде

Медаль_Дружбы_народов_(Ульяновская_область)Ульяновск өлкәсе губернаторы карары белән татар дөньясына яхшы билгеле Рәмис Сафин “Халыклар дуслыгы” медале белән бүләкләнде. Ул бу бүләккә өлкәдә халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен һәм хезмәттәшлекне урнаштыру, татар мәдәниятен һәм милли традицияләрен саклау һәм үстерү өчен куйган хезмәтләре өчен лаек дип табылды.

Әлеге документ узган 2013 елның 17 декабре белән имзаланган.

Рәмис Фарук улы Сафин – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының бюро әгъзасы, Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, өлкә губернаторы киңәшчесе булып та эшләде. Бүген  ул “Татарстан – яңа гасыр” телекомпаниясенең Ульяновскидагы корпункты җитәкчесе.

Ульяновск өлкәсе губернаторының шушы ук карары белән бер төркем татар милли оешмалары активистлары Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

2 Комментарии

  1. Рафаэль

    фото моннан алынган http://search.tatar73.ru/?p=1281, ашыгыч рәвештә алып ташлагыз. Ашламасагаз гиперсылтама куегыз

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*