enrutat
Баш бит / Ренат Еникиев: Тукай хыялы тормышка ашармы?..
Ренат Еникиев: Тукай хыялы тормышка ашармы?..

Ренат Еникиев: Тукай хыялы тормышка ашармы?..

Арабызда гаҗәеп талантлы кешеләр яши. Кайчагында без аларга игътибар да биреп бетермибез. Башкарган хезмәтләре илне данларлык һәм тарих битләрендә калырлык булса да, алар үзләрен бик тыйнак тота, Аллаһы биргән сәләтләрен бары тик уңай максатларда гына куллана. Татарстан музыкасы сәнгатендә дә андый шәхесләребез аз түгел.

Академик сәнгать белән дөньяда нибары 5 процент халык кына кызыксына дигән караш яши. Бәлкем чыннан да шулайдыр ул, чөнки катлаулы сюжетка, тирән образларга корылган сәнгатьне теләсә кем аңлап та бетерми. Ә аңламагач, ул аңа кызыклы да түгел. Татарстанның җитди музыка сәнгатендә үз сүзен әйткән, Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаровтан фатиха алган, аларның традидияләрен дәвам итүче композитор һәм пианист Ренат Еникиев гомере буе академик музыка иҗат итә.

Ул 1952-1956 елларда Казан музыка училищесының теория бүлегендә укый. Биредә Юрий Виноградов җитәкчелегендә композиция буенча даими дәресләр ала башлый. 1956-1961 елларда Казан дәүләт консерваториясендә профессор Альберт Леманның композиция классында белемен тирәнәйтә.

— Ренат абый, юбилейларга карашыгыз нинди?

— Юбилейлар уздыру бик зур кешеләргә генә тиешле дип саныйм. Заманында Шәриф Камалга эшләгәннәрен хәтерлим. Язучыларга уза торган иде. Шунысын әйтә алам, кешенең бөеклеген вакыт кына билгели.

— Хәзерге татар академик музыка сәнгатенең торышын ничек бәялисез?

— Үз заманында Тукай, яшь Сәйдәшнең рояль уйнаганын тыңлагач: “Килер бер көн, үзебезнең Чайковскийларыбыз булыр!” — дигән. Бу сүзе белән ул татарның академик музыкасы туып килүен белдергән. Шәхсән үзем гомерем буе Мансур Мозаффаров иҗатына сокландым. Аның кебек иҗат иткән композиторны мин әле белмим. Мансур абыйның әсәрләрен уйнадым. Килешмәгән якларын да үзенә әйткән чакларым булгалады. Минем тәкъдимнәрне һич тә кире какмады. Миңа ышана иде ул, һәм аның күп сөйләшә торган гадәте дә юк иде. “Син киләчәктә үз күңелеңә ничек килә, шулай эшлә!” — ди торган иде (янәсе аның әсәрләрен мин формасыннан чыкмый гына үзгәртә алам). Безнең татар арасында әсәрләре бөтен дөньяга таралган композитор бар дип әйтә алмыйм. Бездә, әлбәттә, әйтәләр: теге илдә моны уйнадык, монысында бу композиторны башкардык, дип. Әлбәттә, үзебезнекеләр татар композиторларын уйнап кайта торганнардыр, ә бит чит илләр үзләре татарныкын уйнамый! Безнең операларны кайсы ил театрының куйганы бар икән? Тукайның хыялы кайчан тормышка ашар, анысы билгесез әле…

— Ренат абый, киң җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан “Ариетта”ның язылу тарихын сөйләп үтегез әле.

— Күпләр аны хатын-кызга багышлана дип уйлый инде, мин моны беләм, үземә дә шулай килеп әйтәләр. Заманында дустым Шамил Монасыйпов тәкъдиме белән язылган әсәр ул. Скрипка өчен балалар башкарырдай җитез, моңлы әсәр яз әле дигәч, алынган идем. Чыннан да, ул хатын-кызга багышлана, кемгә икәнен, исемен әйтмим. Җиңелчә уйнар өчен дип языла башлаган музыкаль пьеса чынлыкта җитдирәк образлы килеп чыкты. Аннан соң популярлашып китте, төрле музыкантлар үз репертуарына алдылар. Әйтик, Шамил Монасыйповның кыллы квартеты, “Рух” скрипкачылар ансамбле, хәттә КФУның татар халык хоры да башкара. Әле аны интернетка да элгәннәр икән. Анда да үз тыңлаучысын тапкан дип әйтәләр.

Ренат Еникиевның иҗатына киңрәк күз ташласаң, анда инструменталь һәм вокаль әсәрләр, балалар музыкасы төп урынны биләгәнен күрербез. “Муса Җәлил истәлегенә вокаль-симфоник поэма”; “Фортепиано һәм оркестр өчен концерт”; Виолончель һәм оркестр өчен триптих, Габдулла Тукай шигырьләре буенча тавыш һәм оркестр өчен “Дошманнар”, “Рапсодия”, симфоник оркестр өчен “Крылов буенча дүрт мәсәл” дә мәгълүм әсәрләр. Композитор шулай ук популяр җырлар, романслар авторы да. Аның кайбер әсәрләре “Татарстан музыкасы җәүһәрләре” проекты уңаеннан Германия оркестрлары тарафынан да яңгыратылганы мәгълүм.

Татарстан музыка сәнгатендә аның иҗаты киң, үзгә урын биләп тора. Төрле жанрларда иҗат ителгән әсәрләре музыкантлар тарафыннан гел уйнала.Татар музыкасында яңа жанр – авторлаштырылган транскрипция — Ренат Еникиевның иҗади ачышларының берсе булып тора, ди музыка белгечләре. Әйтик, “Сәйдашстан” китабына кергән 20 пьесаны – Салих Сәйдәшевнең халык арасында киң танылган көйләрен үз эченә ала. Алар фортепиано өчен эшкәртелеп тәкъдим ителә. Транскрипцияләр авторы Еникиев беренчел чыганакның көй төзелешен саклаган хәлдә, яңа гармония, фактура һ.б. музыкаль алымнарны иҗади уңышлы кулланып, заманча яңгырашлы инструменталь форма тудыруга ирешкән.

Сәнгать белгечләре раслаганча, Ренат Еникиев татар камера-инструменталь музыка үсешенә зур өлеш керткән. Фортепиано музыкасы өлкәсендә дә уңышлы хезмәтләре белән сөендерде ул.

Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге иясе, танылган композитор, пианист Ренат Еникиевка быел җитмеш биш яшь тула. Әлеге уңайдан 30 гыйнварьда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында симфонияләр остасы хөрмәтенә симфоник музыка кичәсе оештырылды.

Юбилейга багышланган концерт программасында композиторның төрле елларда язылган әсәрләре яңгырады. Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестрына кушылып Рөстәм Маликов (вокал), Лариса Маслова (виолончель), Шамиль Монасыпов (скрипка), Марат Сираҗетдинов (фортепиано) чыгыш ясадылар.

Автор: Мөршидә Кыямова
Чыганак: «Интертат» ЭГ

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*